Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ишегалларыбыз ялт итеп тора (+ фотолар)

Быел безнең карлы тротуарлар, юллар белән көрәшкән, тилмергән юк

Быелгы кыш карга бай булды. Соңгы араларда бигрәк тә көн саен диярлек кар ява. “Чәй йорты” артында урнашкан күпфатирлы йортлар ишегалдын “Безнең ишегалды” проекты кысаларында яңарыш кертеп, төзекләндергәннәр иде. Биредә дистәләгән машиналар тора, күпме кешеләр яши, ләкин быел безнең карлы тротуарлар, юллар белән көрәшкән, тилмергән юк. Чөнки ишегалдыбызны тәртиптә тотучы Радик әфәнде көн саен иртә таңнан подъезд төпләрен чистартып куя. ХЭС оешмасы исә трактор белән машиналар йөри торган юлны гел чистартып, кардан арындырып тора. Түбәдән кар төшерү эшләре дә вакытында һәм кешегә куркыныч янамый торган итеп башкарыла. Үз эшләрен намус белән башкарган әлеге хезмәткәрләргә - Радик Гизитдиновка, Марсель Габитовка, Әсхәт Шакировка һәм Мөнир Гыйләҗетдиновка ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез.

Фотолар Алмаз Закизяновныкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев