Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөеклекнең тере һәйкәле

Зуррак урын биләүче кешеләр турында гел язалар. Мин сезгә гади генә авыл кешесе булган, бүгенге көндә Куныр авылында яшәүче иң кадерле кешем - әнием Гөлирә Зөлкәрәм кызы Муллагалиева турында язасы иттем.

Хәзерге заманда кешене биләгән эш урыны белән бәяләсәләр, мин изгелек, сабырлык, кече күңеллелекне беренче урынга куям. Әнием ятим бала булып үскәнгә тормышта күп авырлыклар татый. 11 яшенә кадәр булган әби тәрбиясе инсафлы, олы йөрәкле, аннан соңгы үги әти тәрбиясе сабыр булырга өйрәтә. 12 яшеннән олылар белән кара-каршы фермада эшләп, андагы гаделсезлекләрне күрү исә тату-гадел булырга этәргеч була.
Үтә дә гадел әнием 19 елдан артык Куныр җирле үзидарәсендә баш бухгалтер булып эшләде. Шул дәвердә ул эшләгән изгелекләр, яхшылыкларның чиге-чамасы юк. Ятим бала алып, аны тәрбияләүгә дә зур тырышлык куйды. Күпме изгелек, сабырлык сыйган аның йөрәгенә. Әнием шундый булганга әбием дә гасырдан артык яшәп хөрмәт-кадердә гомер кичерде. Әле әбием генә түгел, бабамның сеңлесен дә карап, соңгы юлга озатты ул. Шуңа да аны күрше-тирә ихтирам итеп авырый башласалар да, берәр эш чыкса да, булышырга чакыра. Ул бервакытта да эшләгән эшләре белән мактанып, аны кешегә белдереп йөрми. Орден-медальләре булмаса да, изгелекләре өчен генә дә һәйкәл куярлык кешем ул минем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X