Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәл итәсе мәсьәлә

Балтач-Норма юлыннан Каенлык урамына борылганда язгы-көзге яңгырлар хасил иткән күлләвек, көннәр салкынайткач, боз белән капланды.

Шушы юлдан йөрүче шоферлардан бигрәк, җәяүлеләрнең башына чын мәгънәсендә тимер тарак булды бу урын. Борылышка кибет салгач, башланды бу мәхшәр. Моңарчы җыелган яңгыр суы акрынлап үзенә юл алып, юкка чыга иде. Кибет иңкел урынга салынганлыктан, тирә-ягын дамба белән тигезләп, балчык җәйделәр, аннан соң өстенә асфальт түшәделәр. Нәтиҗәдә, Каенлык урамының түбән очы иңкүләнеп, су җыела торган булып калды. Ярый да эссе җәй көннәрендә су кибеп юкка чыга. Көзге-язгы пычракларда нишләргә кирәк? Әле тагын югары тизлек белән очып килгән машина шул пычрак суны чәчрәтеп тә китсә... Сорау туа... Юлларга ни өчен шуның кадәр битарафлык бездә? Юкса, шул юлдан кемнәр генә үтми, гади халык та, җитәкчеләр дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250