Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайсыгыз сагынмый, әйтегез...

Өйләнмичә калган ир-егетләр һәр авылда да бардыр инде. Күбесе 50-60 яшькә дә җитә алмыйча вафат булды­лар.

Мин аларны сагынам, һәрберсенә эчемнән генә рәхмәт укып яшим. Шундый булдыклы, матур кешеләр ялгыз тормышка ничек дучар булдылар икән? Бәлки аларның юлларында кирәкле хатын-кызлар очрамагандыр. Читкә китеп озаклабырак яшәп караган булсалар (шәһәрләрдә дә күпме кызлар ялгыз картая бит), әле үзләренең сөйгән ярларын, бәхетләрен дә тапкан булырлар иде, кем белә...

Безнең әти киномеханик булып эшләде. Вакыты булуга, Радие абый гел әти янында катнашты. Аның турында яшьрәк чегында милициядә эшләгән, төрле самбо алымнарын да белә дип сөйлиләр иде. Шуңа күрә микән, аның кушаматы да Полицай иде. Ул төрле эшләрне, техниканы яхшы белә, күп еллар шофер булып эшләде. Без ачкыч белән дә ача алмаган йозакларны ул кадак белән дә ачып бирә иде. Өйгә печән, утын алып кайтырга машина кирәк булса, без Радие абыйга гына әйтәбез. Бервакыт ул кечкенә генә радиоприемник (ул вакытларда сирәк әйбер) алып җибәрде. Кич клубка чыкканда шуны уйнатып җибәрә. Күңелгә якын җыр, музыка авыл буенча агыла. Аның безнең гаиләгә эшләгән яхшылыклары да күп булды. Гомере генә вакытсыз, фаҗигале рәве.итә 95 элде. Урыны оҗмахта булсын.

Нурулла абыйны Кәнтр дип йөрттеләр. Имеш, дөрес булса, аның әтисе теге елларда урамда «контрреволюция» дип җырлап йөргән дә, бу кушамат малаена да ияреп калган. Ул да гомере буена шофер хезмәтен башкарды. Һәр эшнең рәтен белә торган, булдыклы кеше иде. Бервакыт урманга утын әзерләргә менгәч, мин аның чын көчле ир-ат икәненә ышандым, юан гына бүрәнәләрне дә ул уйнап кына күтәрә иде. Бәрәңге казыганда Нурулла абый капчык авызын бәйләргә өйрәтмәкче булды, ләкин мин барыбер өйрәнеп кенә җитә алмадым шул. Әйдә берәр ярдәм кирәк булса, тизрәк Нурулла абый янына чаба идек. Аларның өйләре клубка кара-каршы урнашкан. Кем белә, кичләрен Нурулла абый капка төбенә чыгып кызлар да күзәткәндер, сөйгән кызы да булгандыр, өйләнәм дип тә хыяллангандыр, бу турыда безгә дә сөйләде. Ул әнисен бик яратты, хөрмәт итте, вафат булгач бик юксынды. Безгә, әти янына да керә, хәлен белә, бик ярдәмчел кеше иде шул.

Габдрахман абыйны тирә-якта мич чыгаручы буларак беләләр иде. «Ул чыгарган мичләр ж,ы.пы, күп елларга хезмәт итә», дип авылда әле дә сөйлиләр. Ул бик пөхтә кеше иде. Аның турында урамда яткан йомычканы да урынына алып куя, анда немец төгәллеге, дип әйтәләр иде. Шуңа күрә микән аның кушаматы да Немец иде. Соңгы елларын­да ул клуб котельныенда эшләде. Алтын куллы кеше, тотынган әйберен коеп кына куя иде. Ул кешенең кечкенә генә сәләтен дә күрә белә, аны күкләргә күтәрерлек мактау сүзләре дә таба, үстерә иде. Алар әнисе Әсма. апа белән бер кечкенә генә өйдә гомер иттеләр. Бөтен авыл көтүен артыннан ияртеп йөртә торган кәҗәләре бар иде. Авылда кешеләр көтүгә чыккан саен «Әсма кәҗәсе» турында төрле кызыклы хәлләр сөйлиләр иде. Минем үземә дә бу кәж.ә артыннан күп чабарга туры килде. Ә менә Илдар абый яшь чагында чын пәһлеван кебек иде. Шуңа күрә аның кушаматы да «Петр» булды. Озын буй, туры киң җилкә, бүрәнәдәй беләкләр. Шаян, шат күңелле, елмаеп кына тора. Алтын куллы, үзе шофер булып та эшләде. Үз вакытында күп кызларның йөрәген яндыргандыр ул. Соңгы елларында Киров өлкәсенә китеп яшәде, шунда вафат та булды.

Радие, Нурулла, Габдрахман абыйларның үзләреннән соң балалары, оныклары да калмады. Ләкин алар барыбер истән чыкмаска, онытылмаска тиеш. Алар туган авылымның күрке, бизәкләре иде.

Яшьтәшләре арасыннан Харис абый әле дә Аллага шөкер, исән-сау. Ул армиядә «полковой писарь» булган кеше. Мин күпме тырышып, урлап диярлек Харис абыйдан «писәрләрчә итеп» матур язарга өйрәндем. Һәм шулай ук хәрби хезмәт иткәндә аның миңа бик кирәге чыкты. Хәзер дә Харис абыйның бер язып күрсәткәнен күрәсем килә. Аның клуб алдына язып куйган соклангыч кино белдерүләре әле дә күз алдымда. Бөтен якка да булган искиткеч оста кеше. Мин инде аңа сәламәтлек, бәхет, озын гомер телим.

Рәсемдә: сулдан уңга: Радис, Нурулла, Харис, Илдар абыйлар Чап­шар авылы Сабан туенда. 1970нче еллар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев