Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Курмалада яшәүче Шаһидә-Ирек Әгъләмҗановлар турында "Гаилә һәм мәктәп" журналында язалар

"Балтач районы Курмала авылында яшәүче Ирек Әгъләмҗанов эшсезлектән зарланмый. Төсле калайдан почта әрҗәләре, тәрәзә йөзлекләре, калпаклар, койма өстенә бизәкләр ясап сату итә ул.

Үзе генә түгел, гаиләсен дә эшкә җиккән. Хатыны Шаһидә апа, уллары Илнар белән Илшат булыша үзенә. Ишегалдына зур агач өстәл куган Ирек абый, шунда эшли. Суык вакытта эшләр өчен кечкенә генә остаханәсе дә бар. "Көнгә дүрт почта әрҗәсе яки бер тәрәзә йөзлеге ясый алам. Койма өстенә куела торган бизәкләрне исә көн дәвамында якынча 50 метр ясыйм", - ди Ирек абый. Ул берничә ел элек, тракторда эшләгән чакта, бармакларын өздергән булган. Тынгысыз остага бу хәл киртә булмаган, бизәкле эшләре күз явын алырлык. Останың даны еракларга таралган. Татарстан гына түгел, Малмыж, Киров өлкәләре һәа башка яклардан да гозер ява икән. Бу көннәрдә эшләнмәләрне хәтта Санкт-Петербургтан хәтле кайтып алырга тиешләр, ди.
Бәяләргә килгәндә, почта әрҗәләре - 400, тәрәзә йөзлекләре - 2500-3500, койма өстенә куя торган бизәкләрнең бер метры 90-130 сумнан йөри. "Эшне рәсмиләштердек. Ай саен салымнарны түләп барабыз. Чыгымлы булса да, аның каравы, җан тыныч",- ди хуҗалар".
Менә шундый язма. Без исә тагын бер тырыш гаиләбезнең республика кләмендә танылуына куанабыз.
Фото: http://iddeas.ru/kachestvo-zhizni/krasota-svoimi-rukami.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250