Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әнкәйләрнең бөеклеге

29нчы ноябрь көнне район хакимияте «Балтач Сельхозтехникасы» ашханәсендә районыбызның 170кә якын күп балалы әниләре өчен бәйрәм табыны оештырды.


Аллаһы Тәгалә хатын-кызны җиһанга яратканда бик зур көч сарыф иткән: ул аны сылу гәүдәле, чибәр йөзле, ягымлы телле, нечкә күңелле, зирәк акыллы итәргә тырышкан. Бераз тәкәбберлек, горурлык һәм хәйләкәрлек сыйфатларын да өстәп җибәргән. Шушы камил, гүзәл затны җир йөзендә сынап, яшәүгә сәләтен ачыклап карар өчен хатын-кызга бала табып, аны багу мөмкинлеген биргән һәм ялгышмаган... Бу мөмкинлек аны тагын да бәхетлерәк һәм кадерлерәк иткән, иң мөһиме дөньядагы газизләрдән-газиз кешегә - Әни булу бәхетенә ирештергән!
Зал тулы әниләр. Бирегә чакырулы кунакларыбыз, чын мәгънәсендә, әлеге исемне горур йөртүчеләр - алар күп балалы һәм өч яки аннан күбрәк балалары булып, аларны ялгыз тәрбияләүче аналар. Соңгыларына карата ихтирам хисләре бермә-бер арта. Итәк тулы бала-чага белән тол калган аналарыбыз да бар шул арабызда. Язмышлары апарга тормыш иптәшләрен югалту ачысын яки аерылышу газабын татырга мәҗбүр иткән... Шулай булуга карамастан, авырлыкларга бирешмичә, балаларын аякка бастыру, белем бирү, олы тормыш юлына озату кебек төп бурычларны алар намус белән үтәп киләләр. Андыйларга хөрмәт белән карарга кирәк. Районыбызда «Ана даны - Материнская слава» медаленә ия булган әниләр саны 21 гә тиңләшә. «Герой ана» исемен йөртүче 10 әни булу да районыбызның йөз аклыгы. Әлеге күрсәткечләр бәйрәм тантанасында да мисалга китерелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров котлавында, быел 11 айда дөньяга туган сабыйлар саны вафат булучыларга караганда күбрәк. Әлеге күрсәткеч аермасы гел артып барсын, гаиләләребездә яшь бала тавышы яңгырап торсын иде, дигән теләкләрен ирештерде. Җитәкче әниләргә ихлас теләкләр юллады. Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, беренче декабрьгә кадәр 406 сабый туган, ә 338 кешенең гомере өзелгән. Ләкин тормыш дәвам итә, хөкүмәт тарафыннан соңгы елларда яшь гаиләләргә, күп бала тәрбияләүче һәм тәрбиягә бала алучы әти-әниләргә, ике яки аннан күбрәк бала тапкан аналарга акчалата ярдәмнәр күрсәтелә, төрле акцияләр үткәрелә, рәсми программалар кабул ителә. Кыскасы, Ананың җәмгыятьтәге роле үсеш ала. Менә, мәсәлән, районыбызда барлыгы 1084 әни «Ана (гаилә) капиталы» сертификатына ия булган, шуның 220се агымдагы елда алучылар. Бу бит гаиләнең матди хәлен яхшыртырга, торак мәсьәләләрен хәл итәргә булыша. Табын артында утыручыларның да күпчелеге әлеге мөмкинлектән файдаланырга өлгерүчеләр. Мәсәлән, Дорга авылыннан Зөлфия Ефремова тормыш авырлыкларына карамыйча, 7 балага гомер бүләк иткән. Бүгенге көндә берсеннән-берсе кечкенә балалары булган яшь әнинең йөзендәге тыйнак елмаюы, эчкерсез карашы аны, чын мәгънәсендә, бәхетле әни итә. Аларның гаиләсе ЗОнчы ноябрь көнне республика күләмендә оештырылган «Әниемә чәчәк бәйләме» акциясендә катнашып, олы бүләк алып кайтты. Зөлфия ханым Татарстан Республикасы буенча «Ана даны - Материнская слава» медаленә лаек булган җиде ананың берсе булды. Үзебезнең бәйрәм тантанасына кире әйләнеп кайтып шуны әйтергә кирәк. Бу чара һәр елда үзгәлеге белән арылып тора. Кариле балалар бакчасы коллективы әзерләгән сабыйлар чыгышын да, районыбызның мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бай эчтәлекле концерт программасын да, балалар сәнгать мәктәбенең «Шатлык» ансамбле җырларын да әниләр бик яратып кабул итте. Олы алкышлар, күтәренке рух, җыр-моңнар көн буена сузылды.

Рәсемдә: Ефремовлар гаиләсе башкала бәйрәмендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев