Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзе бер легенда («Хезмәт» десанты — Көектә)

Авылда үткән бәйрәм дисеңме, күрше җирлекләрдә узучы чаралармы, бизәлгән аты белән иң беренчеләрдән булып килүче Камил Бариев үзе бер легенда.

Камил әфәнде 45 ел буе колхозда ат белән эшли. Пенсиягә киткәндә ул чактагы рәис Хәкимулла Сибәгатуллин бахбайны үзенә бүләк итеп бирә. Инде ул еллардан соң бик күп вакыт узган. Тик атларга булган мәхәббәт хисе генә элеккечә калган. Бүген янәшәсендәге «Карлыгач»ы Камил абыйны 18 яшьлек егет кебек яшәтә.
- Якын дустым да, сердәшчем дә, зур терәгем дә, - ди Камил абый аның хакында.
1986нчы елдан бирле бик күп бәйрәмнәрдә булып, миллилекнең чын асылын халыкка күрсәтүдә күпме хезмәт башкарган ул. Аннан тыш, өздереп тальянда уйнавы да ни тора?! 12 яшьтән бирле кулымнан гармун төшкәне юк, ди. Шул ук вакытта бүген авылда гармун уйнаучыларның аз булуына йөрәге сыкрый. Миллилекне югалтмаска иде дип борчылып яши.
Авыл өчен җан атып яшәүче Камил абый Көеккә нинди сәбәп белән килүебезне белгәч, бик куанды. Авылдашларының уңышлары, борчу-мәшәкатьләре турында бик теләп сөйләде:
- Авылдашлар тырыш хезмәт белән көн күрә.Бүген һәр йортта кимендә 2-3 сыер. Сөт җыючыбызның үзебезнеке булуы да бик уңайлы. Рәис Садыйковның хезмәтеннән бик канәгать без. Авылдашлар белән туганнар кебек яшибез.
Әмма күңелгә тынгылык бирмәгән берничә мәсьәлә хакында да әйтмичә кала алмыйм. Инде берничә ел кибетсез яшибез. Көндәлек кирәк-яракка Балтачка киләбез. Ә бит арабызда өлкәннәр, транспортсыз кешеләр дә бар. Ничек тә хәл итәсе иде бу мәсьәләне.
Чыннан да, кибет булмау авыл халкы өчен зур кыенлыклар тудырган. Кибет булмау дип әйтү дөрес тә түгелдер. Кибет бар, сатучысы юк. Элеккесе декрет ялына киткәч, сатучы булмау сәбәпле, кибетне ябарга мәҗбүр булганнар.
Шулай ук җәен плотинага су коенырга килүчеләрнең үз-үзләрен тотышларына да бик үпкәли авыл халкы. Урам буенча машина белән зур тизлектә узып, музыка акыртып, халыкның тынычлыгын бозганга, үзләреннән соң күпме чүп-чар калдырып, табигатьне пычратканнары өчен дә урынлы үпкәлиләр.
Бер яхшының бер яманы шул инде. Авылга үзгә ямь биреп торучы плотина авыл халкы өчен кайчакта шулай баш авыртуына да әйләнә.
Охшаш материаллар:
Олы йортка ни кирәк, кече йортка шул кирәк («Хезмәт» десанты - Көектә)
Авыл дип җан атып... («Хезмәт» десанты - Көектә)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250