Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 май демонстрациясенә әзерләник

Олы һәм урта буын райондашларыбыз СССР таркалганчы районда үткәрелә торган 1 май бәйрәмнәрен яхшы хәтерлиләрдер әле.

Балтачның үзәк урамында барлык биналарда лозунглар, плакатлар, тирә як чистартылган, агачлар агартылган, балалалар һәм олылар шарлар, ясалма чәчәкләр, кызыл материягә язылган лозунглар тотып митингта катнашканнан сон, рәт-рәт тезелеп, Ленин «бабай»га салган һәйкәл каршыннан «Май!, Мир!, Труд!» дип, кычкырып узып китәләр иде. Бәйрәмнән кайтасы килми, чөнки күмәкләшеп кычкырган «Труд» дигән лозунгның тирән мәгънәсе нәкъ өй тирәсендә кичкә кадәр бергәләп хезмәт куйганда күңелгә сеңә иде.
Менә, 34 елдан соң, башкалабыз Мәскәүдә, Кызыл мәйданда 1 май демонстрациясе үткәреләчәк дигән хәбәр килеп иреште. Бу көнне профсоюзлар, халыкка бу көннәрнең нәрсә аңлатканын яңадан төшендерергә җыеналар бугай. Трибунага политик партияләр җитәкчеләрен һәм вәкиллләрен менгермәячәкләр һәм бу дөрестәдер. Миллионерның трибунага менеп, гади халык мәнфагәтьләрен кайгырту турында сөйләве (ә бу хәлне без еш күзәтәбез), Африка чүлендә яшәүче халыкка чәшке тунның кирәклеген исбатлау шикелле килеп чыгар иде...
Ничек кенә булмасын, безнең төбәктә яшәүче барлык халык бу бәйрәм көннәрен тулысынча өй һәм мунчаларны юып чыгаруга, тирә-якны чистартуга, бакчадагы беренче әшләрне башкаруга, кыскасы, әйләнә-тирәбезне матурлауга багышлаячак. Бәлки, барлык эшләребезне бетерсәк, бәйрәм итеп алу да кирәктер? Ничек уйлыйсыӊ, укучым?!
Фото: http://koforu.hostingsiteforfree.com/?c=2014-10-6&p=risunki-trud-i-lyudi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250