Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

22 июнь хәтер көне – йөрәккә кан белән язылган көн

Балтач районыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан 68 хатын-кыз каһарманнарның өчесе - Гөлҗиһан Хәбибуллина, Мөнәвәрә Гарифуллина, Әнвәр Гыйләҗева (сулдан уңга) Бөек Җиңүнең 60 еллыгы көнендә Балтачта. Хәзер алар мәрхүмәләр инде.

«Сугыш!» дигән хәбәрне болында эшләгән җирдә җиткерделәр. Бер елдан сугышка да киттем», - ди Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышчан орден-медальләр кавалеры Балтачта яшәүче БАРИ ага ХАМБАЛОВ.
22 июнь... - 73 ел буе йөрәкне әрнетә, тән һәм җан яраларын сызлата торган көн бу. Тарих битләренә Бөек Ватан сугышы башланган дип язылган көн. Безнең өчен Хәтер көне.
Без онытырга тиеш түгел: 1418 көн һәм 1418 төн барган бу сугыш тулы бер буынның бәхетен җимерде - балачагын урлады,үсмер чагын ачлык һәм михнәткә батырды, яшьлек матурлыгын-романтикасын ут ялкынында көйдерде, өлкәнрәкләрне толлык-ятимлек хәсрәтендә, тормыш нужасында газаплады... Тулы бер буынның идеаллары, уй-хыяллары, теләкләре шул каһәр суккан сугыш упкынында күмелде.
Инде илебезгә 69нчы мәртәбә тыныч, имин җәйләр килде. Гел шулай булсын иде! Йөрәкләрдә мәңге төзәлмәс сугыш яралары сыкрап торса да, ул яралар кабат ачылмасын, ул михнәтле еллар тарих битләрендә, Хәтер төпкелендә генә калсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250