Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

7 ел хезмәт итеп, туган авылына кайтып төшә

Озакка сузылган канкойгыч сугыш ел саен яше җиткән егетләрне авыллардан үзенә «йота» бара. 1943нче елның көзендә Иске Торҗа егете Михаил Кокровка да чират җитә.

Кыска вакыт өйрәнүләрдән соң укчы полк составында беренче сугышка керә. Дошман белән авыр бәрелешләрдә кыюлыгы, батырлыгы белән танылган солдат командирлар игътибарыннан читтә калмый. Аны 1944нче елның гыйнварында махсус хезмәтнең конвой отрядына укчы итеп куялар. Монда ул, сугыш беткәч тә, 1947 елның башына кадәр хезмәт итә. Инде туган ягыма кайтам дигәндә, махсус приказ чыгып, тагын өч елга калдырыла. Шулай 7 ел хезмәт итеп, 1950нче елда гына туган авылына кайтып төшә. Өйләнеп, тормыш юлдашы Зинаида белән 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер сугыш ветераннарына салып биргән өйдә кызлары Надежда тәрбиясендә матур гомер итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250