Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

72 елдан соӊ герой-бабаӊны эзләп Кариленнән Смоленск өлкәсенә бару

7 май көнне Балтач районы Кариле авылында яшәүче Ильясов Рафис үзенеӊ һәм сеӊлесенеӊ малае белән ерак сәфәргә чыгып китте.

Бу бәйрәм алды сәфәренеӊ максаты бер - бабалары, 1942 елда сугышта үлеп калган, Норма авылы егете Габдуллин Ильяс Габдулла улы каберенә баш ию.
Кызылармеец Габдуллин Ильяс Смоленск өлкәсе, Велиж районы Кривка авылы янында барган канкойгыч сугышта 1942 елныӊ 22 октябрендә геройларча һаләк була һәм шунда җирләнә. Аныӊ истәлеге итеп улы Мәгъсүм өендә ( Ильясов Рафисныӊ әтисе) 42неӊ караӊгы көзендә килгән «похоронка» гына саклана. Еллар үткәч, шушы кара кайгы алып килгән, саргаеп беткән «похоронка»да булган мәгълүмәтлар аша Габдуллин Ильясныӊ кайда күмелгәне ачыклана. Авыллар беткәч, җирле власть тарафыннан геройларныӊ каберләре ялгыз калдырылмый, аларныӊ җәсадләре хәрбиләрчә хөрмәтләп, үзәк авылларга, туганннар каберлекләренә күчерелә. Кариле авылы батыры бүгенге көндә Велиж районы Селезни авылында туганнар каберлегендә.
Сәфәргә кузгалучыларга хәерле юллар, изге ниятләре чынга ашсын диеп теләп калабыз.

Алдагы язмаларда әле бу сәяхәткә әйләнеп кайтырбыз.

Фото: http://funeral-spb.narod.ru/necropols/roshino/tombs/bratskaya/bratskaya.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250