Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

абзац-информ

абзац-информ

Мичләр куела
Быел бистәбезнең алты күпкатлы йортындагы фатирларга ике контурлы мичләр куелды. Бүгенге көндә мич куелмаган 12 йорт бар. Киләсе елда Таң урамының 2(а) һәм Чепьядагы Эшчеләр урамының 18нче күпкатлы йортларына шундый ук мичләр урнаштырылачак. Әлеге алым отышлы саналса да, моңа ризалык бирмәүчеләр дә бар.


Су килә
«Чиста су» программасы кысаларында Чепья авылында «Стройметиз» җәмгыяте тарафыннан су трассасы сузылды. Шулай ук Балтачның көнбатыш микрорайонында - 3,5, Кариленең яңа урамнарында 3 километрда яңа су трассалары эшләнде. Смәел, Ор һәм Куныр авылларында су трассаларын төзекләндерү эшләре «2013нче елга авылның социаль үсеше» программасы буенча тормышка ашырыла.


Сәламәтлек сагында
Фельдшер-акушерлык пункты ремонты буенча күләмле генә эшләр башкарылды: Ярак Чурмада яңа модульле ФАП төзелде, 5 объектта төзекләндерүләр алып барылды. Киләсе елда да 10 ФАПны ремонт көтә һәм тагын ике пункт төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250