Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алга, пионерия, алга, матбугат!

19нчы май үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионерия көне.

СССР заманнарында бу көнне урман-кырларга чыгып, пионер учаклары ягылды, дружина сборлары үткәрелде. Мәктәп балалары өчен генә түгел, зурлар өчен дә чын бәйрәм була иде ул. Әлеге бәйрәм балаларның тормышына бер ямь, җылылык кертте, бердәмлек һәм дуслык хисе уятты. Кызганычка каршы, боларның барысы да еракта калды. Тәрбия мәктәпләре булган октябрят, пионер оешмалары бетерелде, комсомол юкка чыкты. Үткән буыннарның идеаллары Александр Матросов, Зоя Космодемьянская, яшь гвардиячеләр кебек каһарманнар булса, бүгенге көн балаларыныкы инде башка геройлар.
Әмма әле безнең районда пионериянең матур үрнәген саклаган «Дуслык учагы» яшәп килә. Өч республика балаларының уртак бу бәйрәме быел 49нчы тапкыр уздырылачак. Ярты гасырга якын дәвам иткән, инде традициягә әйләнгән «Дуслык учагы» фестиваленең инициаторлары безнекеләр булуы зур горурлык. Һәм ул быел безнең җирлектә үтәчәк.
19нчы май шулай ук матбугат көне дә. Бу исә безнең урамда бәйрәм дигән сүз. 1998 елдан бирле үткәрелүче бу бәйрәм бер гасыр элеккеге Петербург шәһәренә барып тоташа. 1905 елның 19 маенда анда беренче Гомумроссия татар газетасы «Нур»ның тәүге саны басылып чыккан. Татарстан журналистларының һәм газета-журналлар нәшер итү белән бәйле барлык һөнәр ияләренең профессиональ бәйрәме әнә шул дата хөрмәтенә билгеләнә. Безнең район газетасының да 80 еллык тарихы бар. Бу чор эчендә газета чыгаруда кемнәр генә хезмәт куймаган! Нинди генә вазыйфа биләмәсеннәр - яңалыклар, мәгълүматлар туплап газетага мәкаләләр әзерлиләрме, хәреф җыялармы, газета басалармы - аларның һәркайсы үз хезмәтен фидакарьлек һәм җаваплылык белән башкарды, район газетасын укучыга үз вакытында җиткерү өчен бөтен тырышлыгын куйды. Төрле елларда район газетасы редакциясендә һәм типографиясендә эшләгән барлык коллегаларыбызны һөнәри бәйрәмебез белән кайнар котлыйбыз. Газета бары укучылары һәм актив хәбәрчеләре белән генә яши. Сезгә дә ихлас тәбрикләүләребезне җиткерәбез. Чөнки бу безнең уртак бәйрәмебез. Алга таба да сезнең белән бергә булсак иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250