Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Артабыз да, кимибез дә

Яңа елны яңа өметләр белән каршылыйбыз. Көндәлек тормышыбыз мәшәкатьләр белән чуарланган булса да, еллык нәтиҗәгә күз салсак куанычлы вакыйгаларның күбрәк булуын күрәбез.

2011нче ел районыбызда балалар туу саны артуы белән истәлекле булды. Хәер. соңгы елларда Балтачыбыз бу күрсәткеч буенча иң алдынгы урыннарда тамгалана. 10нчы гыйнварда булып үткән видеобрифингта да ТР Сәламәтлек саклау министры А.Фәррахов районыбызның туучылар саны күп, ә үлүчеләр саны, киресенчә аз булуы белән республикада алдынгы урыннарны биләвен ассызыклап үтте. Мәсәлән, 2009нчы елда - 364, 2010нчы елда - 434, ә былтыр 447 сабый туу теркәлгән. Шуның 331е район үзәк хастаханәсендә дөньяга килүчеләр. Шунысы сөенечле - үлем очраклары да елдан-ел кими бара бит! 2009да - 404, 2010да - 394, 2011 дә 369 кеше бакыйлыкка күчкән. Яңа гаиләләр саны арту да яшәешебезнең уңай күрсәткече булып тора. Узган ел 299 парның никахлары рәсмиләштерелгән. Бу сан да алдагы елгыдан 29га күбрәк. Тик таркалган гаиләләрнең арта баруы гына күңелсез күренеш. 2009нчы елда - 53, аннан соңгы елда - 59, ә 2011 дә 75 пар аерылышкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250