Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөркетләр биектә оча

Үткән кышта миңа бик тә дәрәҗәле, мәртәбәле бәйрәмдә - район җәмәгатьчелеге делегациясе составында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Хәйрияче -2012 ел» - республика конкурсына йомгаклау, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашу насыйп булды. Миндә иң зур горурлык хисләре уятканы - җөмһүриятебез мөнбәреннән гаскәрдәш, десантчы, районара юллар төзү идарәсе җитәкчесе Рәшит...

Үткән кышта миңа бик тә дәрәҗәле, мәртәбәле бәйрәмдә - район җәмәгатьчелеге делегациясе составында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Хәйрияче -2012 ел» - республика конкурсына йомгаклау, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашу насыйп булды. Миндә иң зур горурлык хисләре уятканы - җөмһүриятебез мөнбәреннән гаскәрдәш, десантчы, районара юллар төзү идарәсе җитәкчесе Рәшит Ильясовның игелекле эшләре өчен үз номинациясе буенча җиңүче буларак хөкүмәт бүләген кабул итүе булды.

Рәшит Ильясов армия сафларына кадәр спорт белән яратып шөгыльләнә. Егетне ул еллар өчен романтикага әверелгән Һава-десант гаскәрләренә алалар. Спорт ротасында хезмәт итәргә билгелиләр. Ул дивизия, округ беренчелегенә үткән күп төрле спорт ярышларында катнаша. Ихтыяр көче, максатчан булуы аркасында әлеге ярышларда еш кына призлы урыннарны яулый. Бигрәк тә гимнастика, җиңел атлетика буенча зур уңышларга ирешә. Хезмәтенең беренче елында ук күкрәгенә «Парашютист-отличник», «Совет Армиясе отличнигы» билгеләре «менеп кунаклый». «Мин хәрби хезмәтемне бер частьтан икенче частька, бер шәһәрдән икенче шәһәргә «йөгереп уздым», дип көлемсерәп искә ала ул еллар турында. Үзе белән бергә Совет армиясендә «бишенче океанны» гизгән яшьтәшләре, Салавыч егетләре Рафаэль Фәйзрахманов, Наил Низамиев, Равил Хәкимов һәм авылдашы Исмәгыйль Шакировлар хакында да горурланып сөйли.

... Армия хезмәтеннән кайткач, югары белем - кулына инженер-механик дипломы алган егетне Яңа Чишмә районына эшкә җибәрәләр. Башта «Кичү» хуҗалыгында баш инженер була, үзен тынгысыз җанлы белгеч итеп таныта. Биредә эшләүчеләрнең хөрмәтен яулый. Һәм Рәшиткә олы ышаныч күрсәтеп, аны үзләренең җитәкчеләре итеп сайлыйлар. Ул 5 елга якын күмәк хуҗалык рәисе булып эшли. Зур уңышларга ирешә. Әмма егетне туып-үскән җирләре, әти-әнисе сагындыра. 1980нче елда якты өмет-хыяллар белән Балтачка кайтып төшә, районның «зәңгәр ягулык» кертүнең иң кызган чоры бу. Район хакимияте (әле ул чорда - райком) аның тәҗрибәле җитәкче булуын күздә тотып, газ кертү буенча махсуслашкан «Факел» оешмасына башлык итеп билгелиләр.

... Инде чирек гасырдан артык ул районыбызның юллар идарәсен җитәкли. Коллективны эш белән тәэмин итү юнәлешендә үзебезнең районда гына түгел, чит районнарда да күләмле эшләр башкара. Әгәр оешмада 150 эшче-хезмәткәр эшләвен әйтсәм, җитәкче өчен хезмәт йөге, чыннан да җиңелләрдән түгел. Эшен дә табарга, эшләтә дә белергә кирәк. Оешма соңгы елларда «районара» исемен йөртеп, бүгенге көндә дә Ильясовның механикалаштырылган 7 бригадасы үзебездә һәм күрше районнарда юллар, ындыр табаклары төзү белән мәшгуль. Әле күптән түгел генә Мари илендә 10 чакрымнан артык юл салып кайтканнар. Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча Рәшит Мәгъсүм улы Татарстан Президентының үз кулыннан Рәхмәт хаты кабул итә. Әнә шулай кыенлыклар алдында бирешә, ярты юлда туктап кала торган кеше түгел ул «Татарстанның атказанган төзүчесе» исемен йөртүче, әйе, юллар төзүче, гаскәрдәш, сугышчан дустым Рәшит Ильясов. Гаиләсе белән дә бик бәхетле ул. Районда табиб булып эшләүче җәмәгате Резидә һәм ике кызы белән узган ел үзенең яшьлек еллары, сугышчан юллары үткән бүгенге чит дәүләт - Украина җиренә сәяхәт кылып кайтканнар. Минем объективта - шатлыклы момент: Равил Моратов Р.Ильясовка бүләк тапшыра. Рәшит турындагы язмам Һава-десант гаскәрләренең 83 еллыгын каршылаган көннәрдә язылганга районыбызда яшәүче барлык «канатлы гвардиячеләр»не чын күңелдән бәйрәмебез белән котлыйм! Вакытсыз арабыздан киткәннәрнең якыннарына, барлык райондашларга исәнлек, нык тазалык, гаилә бәхете телим! Илебез күге тыныч, аяз булсын һәм беркемгә дә Аллаһы Тәгалә кайгы-хәсрәтләр күрсәтмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250