Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һава-десант гаскәрләренең 91 еллыгы уңаеннан

Сугышчан дусларыбызга ихлас бүләк

Узган ел районыбыз көзгесе «Хезмәт»тә узган гасырның 90нчы елларында Төньяк Кавказда барган сугыш хәрәкәтләрендә алган яралардан сихәтләнә алмыйча, яшьләй арабыздан киткән десантчы дустыбыз Рәшит Бариев истәлегенә үзенә белем һәм батырлык дәресләре биргән Салавыч урта мәктәбенә мемориаль такта урнаштыруыбыз хакында язып чыккан идем.

Безне, гадәттә, «Бездән башка беркем дә» шигаре белән эш итүче, «кайнар канлы егетләр» дип атарга яраталар. Әмма бездә бүгенге ветераннар хәрәкәтендә исә десантчыларга хас  үзара ярдәмләшү,  «Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел» кебек сүзләрне телдә генә түгел, әле алда китерелгән мисал кебек кылган изге гамәлләребез белән раслау кебек бик күп изге эшләр дә башкарыла.

Хәтирәләр  яңарды

Максатыбыз - Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәгәндә «Кайнар нокталар»да һәлак булганнарның һәм исән кайтып та, вакытсыз җир куенына кергәннәрнең истәлеген саклау, батырларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү, шул рәвешле яшь буынга патриотик тәрбия бирү.

Эшебезнең чираттагыда дәлиле булып, сугышчан дусларын югалту ачысын кичергән әйдаманыбыз, әфган сугышы ветераны  Фәрит Шәрифуллин инициативасы белән июнь аенда, «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» көне якынлашкан көннәрдә ВДВ сафларында әфган сугышын кичеп, вакытсыз арабыздан киткән сугышчан дусларыбыз Илгиз Николаев,  Әхәт Салихов,  һәм Тәүфыйк Ганиевларлар яшәгән йортларга истәлек такталары эшләтеп куюыбыз да сүзләребезнең эштән аерылмавына мисал булып тора.

Бу чарада үзебезнең ВДВ егетләреннән тыш, Әфганчылар җәмгыяте вәкилләре дә һәм, әлбәттә, мәрхүмнәрнең дәвамчылары да катнашты. Әлеге дулкынландыргыч чарада мәрхүмнәрне искә алып чыгыш ясаучылар да булды.      

Фәрит Шәрифуллин безгә кадәр озак еллар әфганчылар командасы белән җитәкчелек итте. «Чын сугышта булган, снарядлар-бомбалар шартлавы, кан, дары исе, исәпсез-хисапсыз сугышчан дусларын югалту ачысын кичергән егетләр болар. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк. Бу хезмәткә дә күпмедер дәрәҗәдә дусларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан алындык».

2017 елда Фәрит әфәнде белән Саснага Тәуфыйк Ганиевның хәлен белергә менүебезне дә әйтеп үтим. Бездән соң, озакламый өзелгән, икенче көнне соңгы юлга озаттык үзен… «Гаҗәип тырыш егет иде. Күпме төзелешләр алып барды. Хезмәтенең куанычын гына күрмәде», -диде Ф.Шәрифуллин.

Әфганчылар берлеге җитәкчесе, Әфган, Чечня сугышларын кичкән, Илгиз белән бергә халкыбызның иминлеге сагында хезмәт куйган Дилүс Гатиятуллин, Сасна авыл җирлеге рәисе «батальоныбыз» старшинасы Фәнил Габдрахманов (Өcтәвенә икесе дә күп еллар укытучы булып эшләгән Әхәт Салиховның шәкертләре дә икән) мәрхүмнәргә бәйле хәтирәләре белән уртаклаштылар. Ә.Салихов хәрби патриотик эш алып барган, алай гынамы, берара әфгачыларның лидеры да булып торган.

Үзем исә безнең Биктәш авылы егете Илгизне укытучысы буларак, ул мине, мин аны дигәндәй сабыйлык елларыннан белүебезне әйттем. Дөрестән дә, бер ул гына түгел авыл җирлегебездә инде җиденче дистәләренә аяк баскан буыннан башлап, мәктәп елларыннан минем десантчы булуымны белеп үстеләр. Хәрби «Аҗаган» уеннарында исә «рота командирлары» булдым. Ә Илгиз Николаев белән вафатына кадәр 40ел даими элемтәдә булдык. Саба районы кызы Фәридә белән гаилә коргач, алар яңа йорт җиткереп Балтачка күченделәр. Авырганда хәлен белергә бүлнискә дә, өйләренә дә барып йөрдем, соңгы юлга озатуда да катнаштым.

Гаиләсендә улы Азатка кадерле әти, хәләл җефете Фәридәсенә ышанычлы ир булды. Илгиз. Авылдашлары, туганнары да аны кешелеклелеге, ярдәмчел булуы белән искә алабыз.

Ут эчендә дә шундый булган ул. 2007 елда элек Илгиз кебек рәхимсез Әфган афатендә алган рухи һәм физик травмалар белән җир куенына кергән авылдашым Мөнир Габдрахмановның сөйләгәне хәтердә: «Әфганда минем дә алар тирәсенә урнашуымны ишетеп, эзләп, сумка тулы күчтәнәчләр белән Илгиз яныма килде. Үзе бу мәхшәргә миннән бер ел алда килгәнгә хәлемне аңлагандыр инде». …Ни хикмәт, Мөнирне вафатына 7 ел үткәч Илгиз дә мәңгелеккә китте.

Илгиз дустыбызның хәләл җефете Фәридә ханым, йорт-нигездән тыш әтисенең төп эшен уңышлы дәвам итүче улы Азат (Әтисе дә вафатына кадәр биш ел районыбызда үзе нигез салган «Исток» җәмгыятен җитәкләде) соңгы елларда,    Илгиз әфәнде истәлегенә “Факел” клубында яшьүсмерләр арасында  бокс ярышлары үткәреп киләләр. Ярышлардан соң егетләрне бүләклиләр катнашучылар өчен мул итеп чәй табыны артында сыйлыйлар. (Бу урында хәбәрче этикасыннан тайпылып димме, бер серемне дә ачып узыйм: Әлеге сөйләшүләр дә Николаевларда мул сыйлы табын артында барды)

Сүземне Фәридә ханыма, үзе белән бергә яшәүче улы-килене, оныклары белән бергә районда үрнәк гаилә булып, сугышчан дустыбызның рухын күз алмасыдай саклап яшәүләре өчен, башымны иеп, олы рәхмәт сүзләрем белән тәмамладым.

Бу гамәлләребез мәрхүмнәрнең гаиләләре күңелләренә дә хуш килде

– Илгиз куанып ятсын, караңгы гүрләре якты, тар каберләре киң булсын.

Бүген Илгизне искә алуыбыз рухына дога булып барып ирешсен. Бик зур рәхмәт сезгә. Безне куандырганыгызга ул да куанып ятсын. Үзегезгә дә һәр көн куанычлар алып килсен, – диде Фәридә ханым. Азат Ильгиз улының олы рәхмәт сүзләре дә, Әхәт һәм Тәуфыйк дусларыбыз гаиләләренең фикер-теләкләре дә Фәридә ханымның чын күңелдән әйтелгән сүзләренә аваздаш булды.

Гаскәрдәшләребез Илгиз, Әхәт, Тәуфыйк һәм бик күпләрнең күңелләребездә мәңге яшь булып,  кабат сафларыбызга кайткан көн булды бу.

Быелгы бәйрәмебездә катнашучыларны тагын бер яңалык каршылар. Узган елдан башлап, район ВДВ ветераннары советы сугышчан дусларыбыз истәлегенә баннер ясау эшенә алынган идек. Ниһаять, «Ватан сакчылары» паркындагы үзебезнең «Десантура» биләмәбез түрендә сугышчан дусларыбызга ихлас бүләгебез- истәлек баннерыбыз калкып чыкты. Шунысын да әйтим, «беренче коймак төерле дә» булырга да мөмкин. «Баннерга якыннары керми калган гаиләләре гафу итсен, бу кадәресе эшебезнең башлангычы гына. Бу эш, истәлек такталары эшләүне дә алга таба дәвам итәрбез, иншалла», -диде җитәкчебез Фәрит Гомәр улы.

Районыбызда, республикабызда яшәүче барлык гаскәрдәшләребезне десантчы ветераннар советы һәм үз исемемнән ВДВның 91 еллыгы белән котлыйм! Әйе, безгә "Бездән башка, беркем дә" дигән принцип белән хезмәт итүче десантчыларга батырлык, теләсә нинди хәлдә дә курку белмәү сыйфатлары хас. Безнең гаскәрләр һәрвакыт илебезне саклаучы һәм Россиянең горурлыгы булдылар. Бәйрәмебез  курку белмәс йөрәкләребезгә тагын да көч өстәсен. Гаиләләребезне кайгы-хәсрәт читләтеп узсын. Зәңгәр күк төсендәге беретларыбызга, десанчы дигән горур исемгә тап төшермик, һәрвакыт эшебез һәм гамәлләребез һәм яшәү рәвешебез белән  башкаларга өлге булыйк. Һәркемгә, һәрбер гаиләгә тыныч күк йөзе, озын гомер, сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете насыйп итсен. Һәммәбезгә дә уңышлар юлдаш булсын, һөнәри бәйрәмебез белән, гаскәрдәш дусларыбыз!

Рамазан Фәрзиев, ВДВ ветераны, запастагы гвардия сержанты.
Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенең Балтач район җирле оешмасы рәисе.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава десанты гаскәрләре көне