Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл бетә дип кайгырмасыннар! («Хезмәт» десанты -2)

Дөресен әйтик, шушы кадәр төзек авылда без мондый ферма күрербез дип уйламаган идек.

Монда барысы да начар. Үзе ферма мөдире, үзе бригадир булган Юрий Васильев та бу хәлләргә эче пошуын яшерми.
- Биредә 340 баш үгез симертелә. Күреп торасыз, эшләргә шартлар, мөмкинлекләр юк. Шуңа күрә нәтиҗәләр дә әйбәт түгел. Ә бит кешеләр эшли, тырыша. Терлекчеләр Зоя Алпутина, Антонида Васильева, Антонида Матвееваларга, атчылар Николай Алпутин, Петр Чочоков, Павел Матвеев, Александр Алексеев, Павел Антоновларга эш бик авыр. Ферма бетсә, авыл да бетәр, дип кайгырабыз».
Бу уңайдан «Смәел» хуалыгы җитәкчесе Илһам Шакировның җавабы мондый булды: «Смәел» белән Сизнер арасына без 1200 башка исәпләнгән зур комплекс төзергә планлаштырабыз. Шунлыктан иске абзарларга ремонтка акча исраф итмәскә булдык. Сизнер бетә торган авыл түгел, бу турыда сүз дә була алмый. Хуҗалыкның алдынгы, булсынга эшләүче хезмәткәрләренең күпчелеге шушы авылдан».
Яшим дип яшиләр
Авылның күп кешесе җәмгыятьтә эшләсә дә, үз эшен булдырган эшмәкәрләр дә, шабашта йөрүче яшьләр дә бар Сизнерда. Иң мөһиме, 50 хуҗалыклы авылда ел саен балалар туу арта бара, диләр.
Бүген, мәсәлән, Мырыковларда балигъ булмаган 5 бала, Тарасовларда - 4, Эшмаковларда, Байманов, Ермолаевлар, Тарасовлар, Антоновларда өчәр бала үсә. Антоновлар димәктән, аларны бу авылның иң булган, иң тәртипле гаиләсе дип мактадылар. Надежда һәм Михаил Антоновлар берсеннән-берсе акыллы ике ул үстергәннәр. Валерий һәм Иван авылдан да китмәгәннәр, өйләнеп, төп йорт янәшәсенә берсеннән-берсе матур өйләр төзеп, башка чыкканнар. Бу йортлардагы тәртип-чисталыкка үзебез дә сокландык.
Ермолаевлар исә авылда иң зур гаилә буларак үзенчәлекле. Бер йортта дүрт буын вәкиле - барысы 8 кеше дус-тату яши. Авылның иң өлкән кешеләренең берсе Татьяна Осиповна (тагын бер иң өлкән кеше Анастасия Ивановага да 85 яшь), гомере буе авылда балаларга белем биргән, пенсиягә чыккач, үз кибетен ачкан Зоя Мироновна, уллары Михаил-Сергей гаиләләре... Биредә эшсез торган кеше дә юк. Үз пилорамнары бар, шәхси техникалары да берничә - барысын үзләре эшли. Сергей гаиләсенә дип яңа өй төзиләр. Кыскасы, яшим дип яшәүче гаилә.
Хезмәт сөйсәң...
Сизнер авылында мәдәниятне үз иткән халык яши. Эшен дә эшли, вакытында күңелле итеп ял да итә белә алар. Клубыбыз иске, анда чаралар үткәрергә мөмкинлек юк дип тормыйлар. Җаен, мөмкинлеген табалар.
- Клуб 1989нчы елда төзелә. Шуннан бирле ремонт күргәне юк. Киләчәктә булыр дигән өмет белән яшибез, - ди мөдир Таисия Маркова. - Яшьләр дә, өлкәннәр дә үткәргән чараларга бик теләп йөри. Дини бәйрәмнәрне дә бөтен авыл белән үткәрәбез. Шөкер, бездә халык бик дус, тату. Яшьләр дә читкә чыгып китми. Төпләнеп биредә кала.
Таисия белән Петр Марковлар да шундыйлардан. Искитмәле күренешләргә күп тап булдык без биредә. Мәсәлән, колхозда ветеринар булып эшләүче Сергей Троков төп нигез янында яңа йорт җиткергән. Үзе генә яши, өйләнмәгән. Ләкин биредәге тәртипкә исен китәрлек. Күп итеп мал-туар, кош-корт асрый. Кыскасы, тырыш хезмәт белән яши. «Тәүлекнең кайсы вакытында мөрәҗәгать итсәң дә, хәзер килеп җитә», диләр аның хакта авылдашлары.
Дәвамы бар
Башы:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250