Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бабам истәлегенә

9нчы май - барыбыз өчен дә зур бәйрәм. Шул уңайдан, мин дәү әниемнең әтисе - бабам Сәмигулла Хәйрулла улы Хәйруллин турында язасым килә.

Бабам 1915нче елның 5нче июнендә Балтач авылында дөньяга килә. Кечкенәдән җитез, тырыш, уңган малай була. Япон һәм фин сугышларында катнаша. 1941нче елда Бөек Ватан сугышына китә. Сугыштан бер күзсез, бик күп тән җәрәхәтләре алып, I группа инвалид булып, 1944нче елда авылга әйләнеп кайта. Сугыштагы батырлыклары өчен бик күп орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Дәһшәтле сугыш бабамны көчле, кыю булырга, кешеләрне хөрмәт итәргә, авырлыклар алдында тез чүкмәскә, кыенлыкларны җиңә белергә өйрәткән. Бабам сугыштан соң да үз тормышын матур итеп дәвам иткән. 1945нче елда Балтач авылында яшәүче акыллы, чибәр Маһиҗамал Нигъмәтҗан кызы белән гаилә корып, кулга-кул тотынышып, бер-берсен хөрмәт итеп 53 ел бергә гомер кичергәннәр. Алты бала үстереп, аларга тәрбия биреп, олы тормыш юлына бастырганнар. Мин бабамны үзем белмәсәм дә, дәү әнием, әнием сөйләгәннәрдән әйбәт беләм. Ул авылыбызның дәрәҗәле, хөрмәтле сугыш ветераны булган. Бабам белән чын күңелемнән горурланам. Инде илебезнең чикләре бозылмасын, сугыш күрергә язмасын, дөньялар тыныч булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250