Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышына 23.00 сәгатьтән соң урамда йөрүче балалар чакырулы иде

18 июль көнне балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышы узды. Беркетмә төзелгәннәрнең күбесе 18 яше тулмыйча 23.00 сәгатьтән соң урамда йөрүдә гаепләнә.

Алар Биктәш авылында узган Питрау бәйрәмендә соңга калганнар, беренче кисәтүдән соң өйләренә кайтып киткәннәр.
Законда әлеге хокук бозуга беренче тапкырында кисәтү яисә 500дән 1000 сумга кадәр штраф каралган.
Әти-әниләр тарафыннан балигъ булмаганнарны тиешенчә тәрбияләмәү буенча беркетмә төзелгәннәр дә бар иде. Чепья авылыннан С.Сергей комиссиянең һәрбер утырышында диярлек «көтеп алынган кунак». 4 бала тәрбияләнүче бу гаиләдә хатыны белән икәүләшеп алкогольле эчемлекләр кулланалар. Аларга соңгы кисәтү ясалды, яхшы якка үзгәрешләр булма- са, ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителәчәкләр.
Мондый беркетмәләрнең балаларның сәламәтлеген һәм гомерен саклап калу өчен төзелгәнен аңлап, әти-әниләр гаиләдә бала тәрбияләүгә җаваплырак карасыннар иде.
Фото: http://www.zhodinonews.by/?p=25082

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250