Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач урта мәктәбе укучысы Айрат Нәҗметдинов ил язмышы өчен гомерен аямый

«Балтач урта мәктәбе үзенеӊ укучылары белән горурлана. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында олы галимнәр, үз эшенеӊ остазы булган хезмәт алдынгылары бик күп.

Әмма, тыныч тормышта, бүгенге көннеӊ киләчәген яклап, Ватан кушуы буенча куелган бурычны үтәгәндә үз гомерен дә аямаган солдатыбыз Нәҗметдинов Айрат Альфред улы бер генә!» - дип чыгышын башлаган мәктәп директоры Илсур Шиһабетдинов сүзләре һәркемне уйландырды. Бүген, ерак Башкортстаннан килгән «Яшел беретлар» төркеме сугышчылары Балтач урта мәктәбе укучыларына, укытучыларына, килгән кунакларга чын мәгънәсендә патриотик дәрес бирделәр. Концертлар куеп йөргән акчаларына алар сугышчан дусларына мемориаль такталар куеп йөриләр. Алар безнеӊ районга килүләре беренче генә түгел. Алдагы елларда Арбор, Урта Көшкәт, Бөрбаш мәктәпләре укучылары өчен алар ачкан истәлек такталары бүген дә хөрмәтләп саклана. Бу килүдә сугышчан даннарын җыр аша еракларга илтә торган «Яшел беретлар» төркеме барлык мәктәпләрдә очрашулар үткәрергә җыена. 5 майда 5 мәктәптә, 6 майда Түнтәр, Урта Көшкәт, Норма һәм Борбаш мәктәпләрендә чыгышлар көтелә, 7 май көнне Салауч, Яӊгул, Балтач гимназиясе, Карадуган һәм Арбор мәктәпләрендә концерт-очрашулар планнаштырыла. Олы рәхмәт аларга!
Балтач мәктәбендәге тантана тулырак икенче язмада биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250