Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бердәмлекне саклаучылар

Прокуратура яңа, хокуклы, демократик Рәсәй Хөкүмәте төзүдә төп шаһит. Ул гел камиллеккә омтыла, үз йөзен ала һәм яңара.


Рәсәй Президенты үзенең бер чыгышында: «Прокуратура хокук саклауда солдат ул», дип бәяләде. Сәяси һәм икътисадый тотрыксызлык вакытында нәкъ менә прокуратура башка тармаклар белән бергә дәүләтнең һәм хокук системасының бердәмлеген саклап кала алды.
Шушы көннәрдә прокуратура оешуга 290 ел тула. Тарих битләрен барлап, язмыш нәкъ менә апарга биредә эшләргә мөмкинлек биргәнгә прокуратуралылар зур горурлык хисе кичерә. Балтач районы прокуратурасы РФ покуратура органнары системасының бер өлешен тәшкил итә. Прокуратура хезмәткәрләре аның оешу көненнән намус белән эшләп, гел алгы сафларда кала бирә.
Райондашлар прокуратура ветераны Гали Гәрәй улы Гәрәевның фидакарь хезмәтен җылы хисләр белән искә ала. 1961-1971 нче елларда ул безнең районда прокурор булып эшли. Аның тынгысыз хезмәте дәүләт тарафыннан югары бәяләнә. «Хезмәт Кызыл байрагы» ордены, «ТРның атказанган юристы», «РФ прокуратурасының мактаулы хезмәткәре» исемнәре шул хакта сөйли.
Аннан безнең районда прокурор булып А.Солнцев, Ә.Мәҗитов, И.Шәйфетдинов, И.Фәхретдинов, Ф.Бәшәров эшли. 1993тән 2008нче елга кадәр район прокуратурасы белән Ринат Латыпов җитәкчелек итә. 15 ел дәвамында ул балтачлыларның тирән ихтирамын казанды, хокук саклау һәм җирле үзидарә органнары арасында якын мөнәсәбәтләр тудырды. Аның турыдан-туры катнашы белән 2004нче елда район прокуратурасының яңа бинасы салынып, коллектив өчен уңайлы шартлар тудырылды. Эшендәге уңышлары һәм оештыру сәләтенең көчле булуын исәпкә алып, 2008нче елда Ринат Латыпов югарырак Вазыйфага-ТР прокуратурасының бүлек җитәкчесе итеп билгеләнде. Шул ук елның апреленнән әлеге урынга тикшерүче, прокурор ярдәмчесе һәм 2001 нче елдан Буа районы прокуроры урынбасары булып эшләгән Зөфәр Мәүлет улы Абитов билгеләнде.
Районыбызда барлыгы 34 мең кеше исәпләнеп, 18 җирле үзидарә һәм 22 авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрен берләштергән 77 торак пункт, 30 предприятие һәм оешма, 100дән артык белем һәм мәдәният учреждениеләре бар.Ә район прокуратурасы коллективы бары өч хезмәткәрдән генә тора һәм алар үзләренә йөкләнгән хезмәт Вазыйфаларын намус белән үтиләр.
Прокуратура хезмәткәрләре алдында милли проект һәм программаларны тормышка ашыруда хокук дәрәҗәсенең тәэмин ителеше, халыкның хезмәт һәм социаль хокукларын, балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, җинаятьчелек белән көрәш, коррупциягә каршы, гражданнарның конституцион хокукларын яклау кебек мәсьәләләрне хәл итү тора.
Ел саен прокуратурага зарлану белән 100дән артык гариза керә һәм аларның берсе дә игътибарсыз капмый. Прокуратура катнашы белән бистәнең Ленин урамындагы күпкатлы йортта яшәүчеләрнең газ җиһазларын урнаштыруга тотылган акчаларны кире кайтару буенча хокуклары торгызылды.
Пай җирләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре хуҗаларының хокуклары, мәнфәгатьләре дә прокуратура хезмәткәрләренең игътибарыннан читтә калмый. Алар тарафыннан узган ел 1300дән артык закон бозу очрагы теркәлгән, шуларның 111е җирле үзидарәләр белән кабул ителгән норматив актларга протестлар. Судка 828 дәгъва белдерелеп, шуларның 775е гражданнарның хезмәт хакларын эзләп алу, 21 е балигъ булмаганнар мәнфәгатен яклау, 8е кулланучылар хокукларын яклау буенча.
Гел камиллеккә омтылучы прокуратура хезмәткәрләренең эше бүген тиешле югарылыкта дип әйтергә тулы хокукыбыз бар. Алар гел халыкны яклау, саклау юнәлешендә эш алып бара. Тормыштан ваз кичеп, эчүчелеккә бирелгән, газизләрен язмыш алдында ялгызын калдырган әти-әниләрне туры юлга бастыруда да алар үзләрен аямый хезмәт куя. 2011 нче елда гына да 21 әти-әни дәвалану үтеп, нормаль тормышка әйләнеп кайтты.
Нәтиҗәле эш өчен прокуратураның иң элек дус, тату, нык коллективы бар. Ә бу иң мөһиме дияргә кирәк. Прокурор урынбасары юстиция киңәшчесе Фәрит Шәрифуллин, прокурор ярдәмчесе III класслы юрист Гөлнара Галиуллина, I разрядлы өлкән белгеч Флүзә Закирова, шофер Рашит Закиров һәм техник хезмәткәр Апьфира Сафиналар коллективның алыштыргысыз хезмәткәрләре. Ә менә озак еллар биредә намус белән эшләгән Нурия Сабирҗанова 2011 нче елда Әтнә районы прокуроры итеп билгеләнде. Аңа яңа хезмәтендә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын.
Редакциядән: барлык газета укучыларыбыз исеменнән прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйбыз. Хокук һәм закон сагында сезгә бары уңышлар гына юлдаш булсын. Яңа ел һәрбар-чагызга саулык-сәламәтлек, куанычлар гына алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев