Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беренче сабый

Ел саен диярлек беренче гыйнварны зур җаваплылык белән каршы алырга күнеккән район үзәк хастаханәсенең балалар тудыру бүлеге хезмәткәрләре Яңа елның беренче сабыен кулларына исән-имин кабул итеп алу бәхетен бары 7нче гыйнварда гына татый алганнар.

2012нче елның Раштуа бәйрәме көнендә көндезге сәгать 10 тулып 30 минутта Балтач бистәсендә яшәүче Алия һәм Фердинанд Йосыповлар гаиләсендә икенче балалары туа. Шул рәвешле, Аждаһа елы 4 яшьлек уллары Кәримгә Яңа ел «бүләге» ясаган. Кызчыкның авырлыгы 3 килограмм да 440 грамм, ә озынлыгы 51 сантиметр. Шушы көннәрдә Йосыповлар балага исем кушу йоласын үткәрергә җыеналар. Кызына әнисе Дилия дигән исемне сайлап куйган да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250