Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Берлегебезнең чишмә башы (+фото)

Һава-десант гаскәрләренең 92 еллыгы уңаеннан

Бүгенге бәйрәм алды чыгышымда беренче очрашу, аның беренче «карлыгачлары» белән танытырып утәсем килә. Моңа исә җитди сәбәбем дә бар. Бу бәйрәм язмам геройлары өчен икеләтә бәйрәм булып үтәр- әйе, бәйрәмгә җиденче дистәләренең кыл уртасына 65 яшьлек юбилейларын каршылап киләләр егетләр. Очрашуларыбызның да юбилее- 45 нче очрашуга аяк басабыз…
Уза гомерләр аккан су кебек…
Без яшь чактан ук «эчендә» шундый җөмләсе булган искитмәле матур җыр бар иде. Дөрестән дә яшь барган саен җырның шушы юлларын ешрак кабатлыйсың, үткәннәрне искә аласың икән. Ярты гасырга якын элек, мин армиядән кайткан елларда ВДВ көне дип, бәйрәм итүләр юк иде әле.
1975 елның көзендә кичке биләмгә чыккач яныма күршем Рафаэль белән яшьтәшләре Равил һәм Наил килеп бастылар. Йөзләрендә шатлык чаткылары, сизәм- әйтер сүзләре бар. «Күрше без дә ВДВга китәбез бит әле»- ди Рафаэль. Повестка алып кайтканнар.
Киңәшләремне, хәер-фатихамны биреп озатып калдым егетләрне.
1976 елның көзендә, минем инде өйләнеп, беренче балабыз туган чак, Октябр бәйрәмнәре кичендә звонок чылтырый, чыксам хәрби киемнән ят егет. Кул биреп исәнләште дә: «Абый, сез Фәйзрахмановлармы?» ди. Тиз аңлаштык. Кул сузымы гына янәшә тыкрыкта торганга андый керүләр була иде. Рафаэль белән хезмәт итүче Норма егете Исмәгыйл икән. Абыйсының бензовозы белән төшкәннәр… «Исән-сау кайтыгыз, күршегә, егетләргә сәлам әйт»,- диюдән артыгын сөйләшерлек булмады.
Икенче елның көзендә кайттылар егетләр. Ә 1978 елның 2 августы көнне Рафаэльне очраттым. Бәйрәм белән котлый. «Карале, күрше, без егетләр белән бүген кич Кариле болынында утырырбыз дигән идек, төшмисеңме?»,- ди. «Егетләр» дигәне үзе белән ВДВда булып кайткан биш егет: Р.Фәйзрахманов, Н.Низамиев, Р.Хәкимов, Р.Ильясов белән И.Шакировлар була инде.
Шул көнне кич беренче тапкыр Рәшит Ильясов белән дә таныштык. Менә шулай башланып китте очрашулар. Алга таба сафларыбызга Яңгулдан Рашат, Рафаислар, Норма авыл җирлегеннән Вәгыйз Шиһабытдинов, Әлфәт Газизов, Илдус Төхфәтуллин, Шамил Камаловлар, бездән Котдүс Зиатдинов, Шамил Әминов, Габделхәй Абдуллин һәм башкалар башлады. Еллар үтеп, «берлегебезгә» тагын дистәләрчә яшьләр өстәлеп, очрашулар районкүләм төсмерен алды. Әйе, узган гасыр ахырында гадәттәге болыныбызга килгән егетләребезнең автомобильләреннән «кортеж» ясап, Чепьядагы дусларыбыз янына бардык. Берләштек. Шуннан соң алар безнең янга «үзәк»кә йөри башладылар.
 Ә «Беренчеләр», тәүге «бишлек» егетләре туган җиребезгә кайтып төпләнгәч тә, хәрби хезмәттә алган биеклекләрен югалтмадылар. Равил Хәкимов Казан педагогия институтын тәмамлап, республикада күренекле укытучы булып танылды.
 Наил Низамиев терлекчелек буенча механик, электрик белгечлеген үзләштереп, башта колхозда, соңарак «Сельхозтехника»да хезмәт куйды. Аның ярдәме тимәгән йорт-хуҗалык калды микән авылдашларга? Соңарак шушы һөнәре белән үз эшен ачып, күрше районнарга да хезмәт күрсәтте.
 Исмәгыйль Шакиров армиядән кайткач авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, тугыз ел «Алан» хуҗалыгына баш инженер, аннан соң лаеклы ялга киткәнче күп тармаклы торак-коммуналь җитештерү предприятиесенең Норма филиалын, алга таба төзекләндерү бүлеген җитәкләде. Сәләтле, булдыклы егетнең намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде, күп санда Мактау Грамоталары белән бәһәләнде.
Рафаэль Фәйзрахманов Рафаэль Фәйзрахманов исә башта колхозыбызда автобус йөртте, аннары Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, берничә ел Салавыч урта мәктәбендә хәрби белем бирде. Рафаэль дистәләрчә еллар Балтачта автомобиль мәктәбен җитәкләде. Меңнәрчә кешеләрне һөнәрле итү белән бергә ярдәм сорап килгән райондашларның гозерен үтәде. 35 елдан артык безнең «Комбат» буларак үз канаты астында тотты. Инде дистә елдан артык Кукмара автомәктәбен әйди.
... Армия хезмәтеннән кайткач, югары белем — кулына инженер-механик дипломы алган Рәшит Ильясовны Яңа Чишмә районына эшкә җибәрәләр. Башта «Кичү» хуҗалыгында баш инженер була, үзен тынгысыз җанлы белгеч итеп таныта, биредә эшләүчеләрнең хөрмәтен яулый. Һәм Рәшиткә олы ышаныч күрсәтеп, аны үзләренең җитәкчеләре итеп сайлыйлар. Ул 5 елга якын күмәк хуҗалык рәисе булып эшли. Зур уңышларга ирешә. Дәүләт алдындагы бурычы «Срогы» тулса даӘмма егетне туып-үскән җирләре, әти-әнисе сагындыра. 90нчы еллар башында якты өмет-хыяллар белән Балтачка кайтып төшә, районның «зәңгәр ягулык» кертү¬нең иң кызган чоры бу. Район хакимия¬те (әле ул чорда — райком) аның тәҗри¬бәле җитәкче булуын күздә тотып, газ кертү буенча махсуслашкан «Факел» оешмасына башлык итеп билгеләделәр.
    Рәшит дустыбызның район юллар идарәсен җитәкли башлавына да бу көннәрдә утыз ел тула. Аның эшчәнлеге, игелекле эшләре турында күп язылды.
«Юллар төзү һәм аны ремонтлау бик мәшәкатьле, шул ук вакытта бик саваплы да эш. Капкабызны ачып чыгуга, һәрбербезгә яхшы юл кирәк, елга аркылы әйбәт күпер кирәк. Нәкъ вакытында кирәкле шәхес табылса гына, аерым дәүләт кебек аягында нык басып торучы оешма барлыкка килә. Рәшит әфәнде җитәкләгән оешма районыбызның, республиканың дәрәҗәле оешмасы. Ул иң беренче чиратта үзенә, кул астында эшләүчеләргә бик таләпчән. Шушы сыйфаты, әйткән сүзендә тора белүе, алдан күрүчәнлеге һәм бәяләп бетергесез дәрәҗәдә тырышлыгы-тынгысызлыгы аңа һәм ул җитәкләгән оешмага танылу китерде дә инде», -дип яза үзләре үк гаиләләре белән игелекле гамәлләр иясе авылдашы Гөлсем Миңнебаева үзенең «Затлы нәсел баласы» дигән мәкаләсендә.
Үзләре белән бергә тәүге очрашуларга нигез салган бу егетләргә карыйм да, күңелдә горурлык хисе туа. Алар элеккечә тәвәккәл булып калдылар, зәңгәр күктә алган биеклекләрен югалтмыйча үзләрен тыныч хезмәттә, тормышта да чын ир-егет итеп расладылар, гаилә тормышларын да матур итеп кордылар
Тагын бер түгәрәк дата: районыбызның иң тәүге десантчыларының фронтка, ВДВ сафларына алынуына быел 80 ел була. 1942 елда Балтач районыннан фронтка китәргә гариза керткән 25 ирекледән беренче бишлеккә эләгеп, якташларыбыз Фәрзи Гыймадиев, Әгъләм Камалов, Фәйзулла Фәйзрахманов, Габделхәй Шаһиев һәм Фәрт Әхәтовлар үз теләкләре белән сугышка китәләр. 
Районыбызның калган зәңгәр беретлылары да үзләренең яшәү рәвеше, матур эшләре белән туган ягыбызга ямь өстиләр. Хөрмәтле гаскәрдәшләрем, сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез- ВДВның 92 еллыгы белән котлыйм! Сезгә һәм барлык райондашларыма да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм шатлык телим. Язмам исә мәрхүмнәрнең гаиләләренә җылы, күркәм сабырлык бирсен, ә үзләренең рухына изге догаларыбыз булып ирешсә иде.

Рамазан Фәрзиев,

ВДВ ветераны.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев