Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безне дә искә алырлар әле, минем әтием дә бит шушы илне яклап һәлак булды дип, өметләнеп яшиләр

Чепья җирлегендә үткән ел игелекле эш эшләнде: музей коллективы белән бергәләп алар бик матур кичә үткәрде.

1941-1945 елларда туган балалар очрашуы иде бу. Бик тә тәэсирле, тирән эчтәлекле булды диделәр.
Мин үзем әлеге очрашу турында ишеткәч, аның дәвамы булыр, бу башлангычны күтәреп алырлар дип көттем. 1941-1945 елларда туган балаларны гына түгел, сугышка кадәр туып, әтиләреннән орчык буе сабый бала булып калган, һәлак булган әтисен гомере буе көтеп, юксынып яшәгән барлык сугыш чоры балалары өчен бер чара үткәрелсә, ничек әйбәт булыр иде.
Кайчакта бит кеше күңеле игътибарга, бер җылы сүзгә дә канәгать кала. Гомер буе безне дә искә алырлар әле, минем әтием дә бит шушы илне яклап һәлак булды дип, өметләнеп яшәгән әлеге буын кадер-хөрмәткә бик лаек.
Фото: http://uvesti.ru/obshestvo/deti-voyny-22-12-2011.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250