Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнекеләр Америкада

Эш урыннарыннан түрәләрнең ял итәргә, белгечләрнең тәҗрибә уртаклашырга чит илләргә чыгуларын ишетеп тә, күреп тә торам. Әмма янәшәмдә яшәп ятучы авылдашларым - Камалов Илсур белән Гөлсимәнең (рәсемдә) Америкага үз хисапларына кунакка баруларын ишеткәч, гаҗәпләндем дә, куандым да.

Гаилә башлыгы Илсур профессионал фотограф, шушы хезмәттә 28 ел. Безнең якларда гына түгел, күрше-тирә өлкәләрдә дә яхшы беләләр аны-туйлар, юбилейларны истәлеккә калдыра. Яңадан бер шөгыле бар Илсурның -ул сәяхәт итәргә ярата. Заманында Германия, Белоруссия, Прибалтикага барган, Ленинград һәм Сочи шәһәрләрен күргән. Узган җәй башында кече кызы белән Төркиядә ял иткән.
Гөлсимәнең туганнан туганы Флера ире Альберт Рабкин һәм ике баласы белән моннан 18 ел элек Америкага китәләр. Ир кеше төнлә таксида эшли, хатыны көндез кешеләрдә хуҗабикә булып яллана. Балаларны карауны шулай чиратлаштырганнар. Шөкер, хәзер инде үз йортлары бар, икесенең дә әти-әниләрен үз яннарына алдырганнар. Аларны икешәр бүлмәле ике фатирга 1200әр доллар түләп торгызалар. Бүгенге көндә Альберт иминият компаниясендә программист, Флера ханым өйдә хуҗа¬бикә. Гаиләдә һәркемнең үз машинасы. Машина димәктән, хуҗаның ак машинасын 3 ай инде юганым юк дигәне Илсурны бик гаҗәпләндергән.
Рабкиннар Нью-Йорк шәһәрендә яшиләр. Су белән әйләндереп алынган бу шәһәр 5 утрауга ур-нашкан, 5 штаттан тора. Шушы дөньяның үзәге - Манхеттен. Биредә түбәсе күкләргә тигән йөзәр катлы, пыяла сыман елкылдап торган йортлар! Урамнары тар, кояш яктысы төшеп тә җитми, яшеллек тә океан кырларында гына, 87нче катка менеп, Илсурлар шәһәр панорамасын шаккатып күзәткәннәр. Яшәү өчен Статен-Айленд штаты уңай, биредә 2 катлы үз йортлары белән яшиләр, капка-койма юк, газон уртасына салынган сукмактан өйгә узасы, йорт тирәсе чәчәкләр, кечкенә статуялар белән бизәлгән. Бакча-мазар юк, гараж подвалда яисә беренче катта. Тыныч, чиста шәһәрдә Альберт, 18 ел эчендә бер исерек тә күргәнем булмады, дигән. Урамнарда тәмәке тартып, я булмаса шешә тотып йөрүчеләр бөтенләй юк. Бруклин штатында күбрәк чит илләрдән килгәннәр һәм олылар яши. Рабкиннарның да әти-әниләре шушында, гомумән, олылар, хәерчеләр, инвалидлар яхшы яшиләр, ди. Ай саен бирелгән карточкага алына торган азык-төлекне ашап бетерергә балалары да «булыша» икән. Нью-Йоркта җәмәгать транспортыннан такси, метро гына, штатлар арасында йөрүче паром. Барысы да бушка. Сүз уңаеннан, биредә музейлар белән тулы бер урам бар икән, алар да бушка. Шәһәрдә 83 күпер, күбесе 2 катлы. Гомумән, ашыгу, этеш-төртеш күрмәгәннәр. Американнарның сәламнәренә җавап биреп, Камаловлар гаҗиз булганнар. Барак Обама яши торган «Ак йорт» янында, конгресменнар һәм Президент эшли торган капитолий, Азатлык статуясы янында фотоларга төшкәннәр.
450 чакрымны көзге кебек кенә юлдан барып, 2 көн Вашингтон шәһәрендә сәяхәт кылып, һәрнәрсәне үзебезнеке белән чагыштырып хәйран калганнар. Эш хаклары карточкага гына күчеп, кибетләр, рес¬тораннар, заправкаларда алыш-биреш шуның белән генә ясала. Бөтен азык-төлек кибеттән алына, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләргә игътибар бирелә. Иртәнге аш туклыклы - бер тәлинкәгә итен, яшелчәсен, җиләген, тәмләткечен салып бирәләр. Пешерү, кыздыруны бөтенләй кул¬ланмыйлар диярлек. Тәнгә рәхәт кием-салымны тузганчы кияләр. Мондагы киемнәрне киясе дә килми хәзер, диләр Камаловлар.
Ярар, монысы Америка турында кыскача мәгълүмат. Бару-кайту кыйссасы турында да бераз тас-вирлап үтик. Америкада яшәүче туганнары белән скайп ярдәмендә гел аралашып яшәгән Камалов-ларны кунакка чакырып кыстый башлаганнар. Илсур шунда ук чакыру сораган, шунсыз чит илгә чыгу мөмкин түгел. Ул чакыру кәгазен мин дә күрдем, инглизчә нидер язганнар, үз куллары белән имза салганнар да электрон почта аша җибәргәннәр. Шуның белән Казанга барып, анкета тутырганнар, чит ил паспорты ясатканнар. Ул анкетада нинди генә сораулар юк, кешедән шикләнергә булдыралар инде бездә. Аннан Мәскәүдән Америка илчелегеннән көнен, сәгатен әйтеп, чакыру алгач, анда бара¬лар. Бу юлы әңгәмә кыска булган. 1 елга бирелгән Америка визасын инде Казаннан гына алып, Домодедово аэропортыннан Америкага очучы «Боинг-747»гә утыралар. 9 сәгатьтән туганнары Флера чәчәкләр тотып каршы ала. Самолетта 306 пассажирны 2 тапкыр ашатканнар. Һәр кешенең утыргычы артына беркетелгән экраннан очу турында бөтен мәгълүмат бирелә, кызыксынган кеше кино карый, музыка тыңлый ала. Чит илләргә сәяхәт итәргә теләүчеләр өчен Илсурдан бер киңәш: билет алырга ашыгырга ярамый: чөнки бәясе атнаның көненә карап үзгәрә, билетны да Мәскәүдән алсаң арзангарак чыга.
Чират сездә калды, кунакка көтәбез, дигән чакыруга, американнар, үзегез килсәгез, тагын да яхшырак, дигәннәр.
«Чит илләргә чыгып гыйбрәт ал» дигән гыйбарәне нишләптер «чит илләргә чыгып кызыгып кайт» дип әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250