Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бирмиләр һәм алмыйлар

9нчы декабрь - коррупциягә каршы көрәш көне, шул уңайдан бу көнне район Советының кече утырышлар залында түгәрәк өстәл үткәрелде.

Халык фикере буенча иң күп ришвәт алу очрагы сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм җир мәсьәләләрен хәл итә торган органнарда күзәтелә. Бу чыннан да шулаймы? Түгәрәк өстәл артында бу хакта тәфсилләп сөйләштеләр. Районның баш табибы Газинур Дәүлиев белдерүенчә, үзәк хастаханәдә ришвәт алу буенча әлегә кулдан тоткан очраклар юк. («Тотылмаган карак түгел» диләрме? Бу очракта да шулай булып чыга инде. Г.Г.) Ә менә рәхмәт белдереп бирелгән торт, конфет, шоколад ише әйберләр ришвәт түгел. Аны хезмәткәрләр сорап алмый. Пациентлар үзләре теләп бирә, ди баш табиб.

Районыбызның җир мөнәсәбәтләре һәм милек палатасы җитәкчесе Фәнил Ибниев та:
- Бүгенге көндә җир никадәр кыйммәт милек саналса да, безнең җирлектә бу өлкәдә хилафлыклар юк, - дип ышандыра. Бүген 326 күп балалы гаиләгә җир кишәрлекләре бүленеп бирелгән. Ул авыл җирлекләрендә - 19-20, Балтачта 8-10 сутыйны тәшкил итә.

Шулай ук бу сөйләшү вакытында мәгариф өлкәсе дә читтә калмады. Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Алия Сәгыйтова коррупциягә каршы башкарган чаралар, хезмәтләр хакында бәйнә-бәйнә сөйләде. Полиция җитәкчесе Равил Таҗетдинов лагерь, мәктәп, балалар бакчасына тотылучы акчаларны нык контрольгә алырга, электрон чират мәсьәләсенә дә күзәтүне арттырырга киңәш итте.

- Мәктәпләрнең милке буенча тикшерүләр еш үткәрелә, - дип сүзгә кушылды район прокуроры Зөфәр Абитов. Гимназия, Балтач мәктәбенә ремонтка, Яңгул мәктәбендә укучыларның эш дәфтәрләренә акча җыю буенча кергән шикаятьләр буенча да сүз кузгатылды.
- Күңелсез хәлләрне булдырмау, аларны кисәтү безнең төп максат булганлыктан, бу уку елында һәр мәгариф учреждениесендә булып, җыелышларда катнаштык. Шулай ук бердәм дәүләт имтиханнарында югары балл җыючыларның эшләрен тикшердек. Нәтиҗәдә, әлеге укучыларның башлангыч сыйныфтан ук яхшы укулары билгеле булды, - диде прокурор.

Түгәрәк өстәл эшчәнлегендә вакытлыча район хәрби комиссары вазыйфаларын башкаручы Илдар Мавлиев та катнашты.
- Безнең юнәлештә ришвәт бирү бары тик армиядән кичектерү (отсрочка) буенча гына булырга мөмкин. Әмма без бик нык тикшерәбез, - ди ул.
Армиянең бер елга гына калуы да вакытны кичектерүгә һәм хәрби хезмәткә бармауга нокта куйды дисәк тә ялгыш булмас. Бүгенге көндә бармауга караганда армиягә баруны өстен күрәләр. Әмма шулай да районыбызда армия хезмәтеннән читләшергә теләгәннәр дә бар, ди Илдар Мавлиев.

Түгәрәк өстәлгә йомгак ясап, муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин:
- Коррупциягә каршы көрәшне тагын да камилләштерергә. Бу юнәлештә халык фикерен искә алып эш итәргә кирәк, - диде.
Рәсемдә: коррупциягә кагылышлы зур сөйләшүдә аны кисәтү, булдырмау буенча мөһим проблемалар күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250