Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Битарафлык үлемгә китерә

Районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәтне саклау торышы нинди хәлдә? «Борнак» һәм Рәхимов исемендәге җәмгыятьләрдә җитәкчеләре ни өчен профсоюз җыелышына чакырылды? Язмам шулар хакында.


Хезмәтне саклау комиссиясе һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы президиумы утырышында сүз авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә килеп чыккан күңелсез хәлләр, аларда зыян күрүчеләр хакында башланып китте. Быел производствода зыян күрүчеләр 9 кеше икән, шуның берсе эш урынында вафат булган. Әлеге хәл «Активист» хуҗалыгында килеп чыккан. Дөрес, үлемгә китергән сәбәп аннан соң бетерелгән, шулай да аңа карап мәрхүмне кире кайтарып булмый шул инде. Шуңа да бу хәл бүтәннәргә гыйбрәт булсын иде.
Комиссия әгъзалары билгеләп үтүенчә, «Борнак» җәмгыяте һәм Рәхимов исемендәге хуҗалыкта үткәрелгән тикшерүләр икесендә дә җитешсезлекләр булуны күрсәтте. Мәсәлән, хезмәт коллективы 50 кешедән артса, Хезмәт кодексы буенча анда хезмәтне саклау комиссиясе оштырылырга тиеш. Тик әлеге таләп «Рәхимов»та үтәлмәгән. Зиннур Зиннәтович җитәкләгән хуҗалыкка караган җитешсезлекләр моның белән генә бетмәде әлбәттә, алар бихисап иде, шупарның берничәсе: механизаторлар һәм терлекчеләр өчен укулар оештырылмаган, имтихан алынмаган, медицина күзәтүе үтү дә бик начар, фәкать берничә кеше генә бу таләпне үтәгән. Махсус киемнәр терлекчеләргә генә бирелгән, гаражлар салкын, механизаторларга ял итү, кием алыштыру өчен мөмкинлекләр юк, ватылган транспортны да салкында ремонтларга мәҗбүрләр, дуңгыз фермасында яңа мөдир булу сәбәпле инструктаж үткәрелмәгән, аяк астында шлангалар аунап ята, янгын щитлары, ком юк, тирес чыгару транспортерларының киртәсе (ограждение) юк, Кенәбаш авылында урнашкан фермада эшчеләр өчен киенү-чишенү бүлмәләр юк, бер фермада ишекләр бик начар эшләнгән. Зиннур Зәйнуллинның боларга карата, әлбәттә, үз аңлатмасы бар иде: «Механизаторлар өчен укулар елның-елында оештырыла, сездәге мәгълүмат дәреслеккә бик туры килми, ә терлекчеләр арасында укулар оештырылмаса да, җыелышлар вакытында алар белән гел сөйләшүләр алып барыла. Механизаторларга махсус киемнәр бирербез. Гараж газ белән җылытыла, ә газны кулланган өчен акча түләргә кирәк. Әлегә акча белән бездә проблема, ләкин җылылык яңа елга кадәр булыр. Калган кимчелекләрне дә төзәтербез».
«Борнак»ның ындыр табагында яңа мөдир булу сәбәпле генә инструктаж үткәрелмәгән, җәмгыятьтә укулар оештырылган, медицина күзәтүен эшчеләр вакытында узган, махсус киемнәр бирелгән. Гаражны күмер ягып җылыталар, шуның белән механизаторларга уңай шартлар булдырылган. Әлеге җәмгыять тарафына бары берничә кисәтү ясалды: тирес чыгару транспортерларының киртәсе юк, фермада бары ике лампочка гына яна, шул сәбәпле сыер савучыларга тиешле шартлар тудырылмаган.
Җыелыш ахырында алда сөйләшенгән мәсьәләләр буенча тиешле карар чыгарылып, җитәкчеләргә тапшырылды. Комиссия утырышы бик күңелле хәбәр белән тәмамланды: профсоюз системасында үрнәк эш башкаручы хуҗалыкларга шифаханәгә бушлай юллама бирелде. Алар: «Яңа тормыш» җәмгыятеннән Газый-мж,ан Исмәгыйлев («Ливадия»гә юллама алды), «Татарстан»нан Зөфәр Саттаров («Ливадия»), «Труд» - Валентин Никитин («Ижминводы»), «Кызыл юл» - Рамил Фазыльянов («Бәкер»), «Якты юл» - Зөлфия Хәйретдинова («Васильево»), Тимирязев исемендәге хуҗалыктан Сәрия Хәбибрахманова («Жемчужина»). Ә 20 процент ташламалы юллама «Якты юл»дан Фәйрүзә Хәсәновага бирелде, ул «Васильево»да ял итеп, дәваланып кайтачак. Мондый файдалы мөмкинлекләр киләчәктә дә тудырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250