Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәңге турында

Бәрәңге бездә төп продукция булып санала һәм составына ул кермәгән ашамлык аз калып бара. Ләкин бу яшелчәне үстерү һәм саклау кыенлашканнан-кыенлаша баруын бик азлар гына белә.

Бәрәңге фитофтора, фузариоз, саргылт бәрәңге нематодасы кебек авыруларга тиз бирешүчән. Ул гына да түгел, нематодага бирешми торган сорт булып та, фузариоз яки фитофтора белән авырырга мөмкин. Мәсәлән, «Удача», «Рокко», «Аладин» сортлары фитофторага, ә «Иртә Жу-ковский», «Лукьяновский», «Малиновка», «Россиянка» сортлары нематодага бирешми. Уңышны җыйгач, участокны бәрәңге сабаклары һәм чүп үләннәрдән чистартырга, кыяклылар чәчәргә кирәк. Нәкъ менә кыяклылар һәм кузаклылар чәчү әйләнешен кертү бәрәңге уңышын нык күтәрә.
Саклау урынын известь һәм кул астындагы башка шундый әйберләр белән эшкәртү зарур. Саклагычта җилләткеч һәм даими температура булса, бәрәңге әйбәт саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250