Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әфганчыларның истәлекле көне (фото).

13нче февраль көнне әфганчы-интернационалистлар үзләренә генә хас бәйрәм тантанасына җыелдылар. Районыбыз җиреннән бу канкойгыч дәһшәтле сугышка 173 кеше китә, бүгенге көндә аларның 118е Балтачта яши, ә 31е вафат.

Тантанага җыелганнар иң элек һәйкәлгә венок һәм сугышта һәлак булган, кайткач вафат булганнар истәлегенә куелган мемориаль такталарга чәчәкләр салдылар. Аннары хәрби комиссариатта җитәкчеләр белән очрашып, үзләрен борчыган мәсьәләләрне хәл иттеләр, фикер-тәкъдимнәрен ирештерделәр.
Әфганчыларыбыз колоннага тезелеп, бистәнең үзәк урамы буйлап "Батырлар аллеясы"на юл алдылар. Биредә шулай ук һәйкәлгә венок кую тантанасы булды.
Мәдәният үзәгендә алар хөрмәтенә концерт программасы тәкъдим ителде. Һәртөрле чараларда активлык күрсәткән әфганчыларны бүләкләп уздылар. Рамил Кадыйров, Фидаил Садыйков, Рифат Вәлишин, Илшат Нурмөхәммәтов, Геннадий Тимофеев, Фәиз Фәйзрахманов, Тәбрис Насруллин, Әхмәтхан Гәрәев, Рәдис Гыйләҗев, Рәис Мөхәммәтшин, Газинур Зиннәтуллин, Владимир Гавриловлар район әфганчылар оешмасы исеменнән истәлек бүләкләренә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250