Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хуш, бәхил бул, дустыбыз!

31нче декабрь көнне, Яңа елга санаулы сәгатьләр генә калып барганда, үкенечле үлем Салавыч күппрофильле лицеенда белем алучы сыйныфташыбыз, укучыбыз, дустыбыз Хөрмәтуллин Рүзәл Рамил улын безнең арадан алып китте.

Аның бакыйлыкка күчүенә күңел ышанмый, дөресрәге, әлеге үзәк өзгеч авыр хәлгә күңелнең ышанасы килми, әле бит яшисе дә яшисе иде. Бу минутларда күк йөзен генә түгел, бар дөньясын кара болыт, кара кайгы басты.

Тормышны һәм спортны яратучы, тәрбияле, кече күңелле, ярдәмчел Рүзәлебез һәрвакыт иң-иңнәр рәтендә булды. Аның бөтен гомере алда иде... Әмма язмышының канатлары сынды, күңеле яшәешнең матур мизгелләрен саклый алмады. Мөгаен, язмышы кыска булгандыр. Бу көннәрдә безгә бигрәк тә ямансу. Нишлисең, аяусыз язмыш каршында без көчсез. Ходайның мондый чиктән тыш авыр сынавына да күнәргә, түзәргә туры килә. Фәкать яхшы яктан искә алуыбыз рухына шатлык өстәсен.

Бу югалту уңаеннан барлык коллективның, сыйныфташларының, дусларының, әти-әнисенең, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз, күңел тынычлыгы телибез.
Рүзәлнең якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр. Тыныч йокла. Караңгы гүрләрең якты, авыр туфрагың җиңел булсын. Син мәңге безнең йөрәктә...

Салавыч күппрофильле лицее коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250