Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Истәлекле көн

Районда 15нче февраль көнне үткәрелгән әфганчы-интернационалистларны хөрмәтләү тантанасында «...Бәйсез дәүләт һәм намус - бу буш сүзләр түгел!» «Илебездә ватанпәрвәрлекне сакларга Һәм үстерергә кирәк!», дигән фикер тәкъдимнәр яңгырады.

15нче февраль - Әфган җиреннән соңгы совет солдаты чыгарылган көн. Әлеге олы вакыйганың 23 еллыгын искә алып үтү максатыннан, районыбызда якташ әфганчы-интернационалист ир-егетләребез хөрмәтенә тантаналы искә алу чарасы узды. Әфган җирендә барган сугышларда районыбыз җирлегеннән барлыгы 124 ир-егет катнашып, икесе шунда һәлак булган. Әлеге истәлекле көн дә сугышта һәлак булган Арбор авылы егете рядовой Тәлгать Гыйлвановның туган нигезенә барып, әнисенең хәлен белүдән башланды. Ә аннары бертөркем әфганчы-интернационалистлар һәйкәл янына җыелып, венок кую чарасының шаһитлары булдылар. Ә мәдәният үзәге сәхнәсендә район хәрби комиссары Руслан Рахманов, афганчылар җәмгыяте советы рәисе Фәрит Шәрифуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиевлар тарафыннан котлау сәламнәре белән үрелгән тантаналы чыгышлар яңгырады.
Әфганчыларның борчыган мәсьәләләренә ачыклык кертү, сорауларына җавап бирү өчен сәламәтлек өлкәсе, эшкә урнашу һәм социаль проблемалары турында фикерләшү өчен район үзәк хастаханәсеннән, социаль яклау бүлегеннән, Пенсия фонды идарәсеннән һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән җитәкчеләр һәм белгечләр дә очрашуга чакырулы иде.
Тантаналы очрашуның олы бүләге булып Менделеевск каласының әфганчы-интернационалистлар ансамбле «Шурави» чыгышы булды. «Шурави» сүзе дус һәм совет солдаты дигәнне аңлата. Артистлар тирән мәгънәле моңлы җырлар аша 10 елга сузылган сугышның дәһшәтен, канлы бәрелешләрне, солдатларның хисләрен чагылдырдылар. Мондый очрашулар оештыру яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүнең мөһим бер алымы да булып тора. Биредә катнашкан мәктәп укучылары тарихның шомлы елларын белеп, «Сугыш» дигән сүзнең ачы мәгънәсен аңлап, сабак кына түгел, үзләренә олы рухи байлык та алсыннар иде. Районыбызда бүгенге көндә әфганчы-интернационалистлар булу - безнең горурлыгыбыз һәм аларның батырлыгы яшь буынга олы үрнәк өлгесе!

Рәсемдә: әфганчы «Шурави» төркеме чыгыш ясаган мизгел.

Искә алу чарасыннан күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250