Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кадер-хөрмәттә

Гомер язы һәркемнең дә кояшлы була. Ә менә гомер көзенең дә чалт аяз булуы адәм баласының үзеннән тора. Карек-Серма авылында гомер кичерүче Парасковья Хомякова моның ачык мисалы.

20нче сентябрь көнне Парасковья Хомякованы олуг юбилее белән котларга Карек-Серма авылына юл алдык. Күк йөзендә елмайган кояш, акрын гына искән җил безне юл буе озата барды. Парасковья Павловнаның 90 яшьлек олуг юбилеен табигать тә әнә шулай зурлап тантана итте. Якын туганнар, күптәнге танышлар шикелле каршылады ул безне, сөенеченнән кочаклап ук алды. 90 яшьлек апаның атлап түгел, йөгереп кенә йөрүенә гаҗәпләндек. Әле аның өстенә матур сөйләме, яхшы хәтере гаҗәпләндерде. Парасковья Павловна 1922нче елда дөньяга аваз сала. Ул чор балалары кебек үк ул да ачлык, ялангачлык белән «көрәшә». Кече яшьтән авыр хезмәт башкара. Әмма никадәр генә авыр булмасын, бәхет эзләп читкә чыгып китми. Аның бөтен гомере туган авылы Карек-Серма белән бәйле. Юбилярның эшләгән эшләре, башкарган хезмәтләре бихисап. Колхоз кырында урагын да урган, сарыклар да караган, сугыш чорында окоп та казыган. Үзәк өзгеч салкыннарга да, күңелләрне рәнҗетерлек рәхимсез-лекләргә дә түзгән.
- Тормышның начар вакытлары күп булды, әмма хәзер без бишектәге сабый кебек, кадердә һәм хөрмәттә яшибез,- ди Парасковья Павловна.
Чыннан да, юбилярның тормышы күпләрне көнләштерерлек. Сәламәтлеге нык, акылы камил, килене, оныклары һәм оныкчыклары хөрмәтендә бәхетле картлык кичерә. Парасковья Павловнаны юбилее белән котларга «Борнак» җәмгыяте җитәкчесе Рәфкать Нәҗипов, Борнак авыл җирлеге башлыгы Рима Исьмекова һәм «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиевалар зур бүләкләр белән килгәннәр. Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау хаты гына да ни тора! Бик сөенде юбиляр, бүләкләр дә, кунаклар тарафыннан әйтелгән изге теләкләр дә күңеленә хуш килде. Рәфкать Нәҗипов әйткәнчә, һәрвакыт тыйнак, булганына шөкер итеп, зур сабырлык белән максатына ирешкән өлкән буын кешеләре безгә, бигрәк тә хәзерге яшьләргә үрнәк дияргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250