Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Капитал арта, әниләр саны кими

2011нче елда районда 447 сабый туган. Ә шул балаларны тапкан 232 әни генә «Ана (гаилә) капиталы» сертификаты иясе булган.

Бу сан былтыргы күрсәткечтән 10га кимрәк. Моның сәбәбен район Пенсия фонды идарәсендә: «2011нче елның ахырында гына янәдән әни булу бәхетен татыган яшь аналар әлегә безгә мөрәҗәгать итәргә өлгермәгәндер яки күпчелек аналар беренче генә сабыйларын табучылардыр», дип аңлаттылар.
2012нче елда «Ана капиталы»ның күләме 6 процентка артып, 387640 сум 30 тиенне тәшкил итә. Әлеге сертификат 2007нче елда бирелә башлаган иде. Бүгенге көндә район буенча 1092 әни «Ана капиталы» иясе булды. Шуларның ЗЗЗе сертификатыннан тулысынча файдаланган да инде. Ә 603 гаилә әлеге ярдәмне кредит «каплау» өчен файдаланса, 131 пар, гаиләләре ишәю сәбәпле, торак шартларын яхшыртуга кулланган. Әлеге очракларга барлыгы 217 миллион 104 мең 748 сум күләмендә дәүләт казнасыннан акча бүленгән. Гаилә бу ярдәмнән закон нигезендә бала туганнан соң (яки баланы уллыкка (кызлыкка) алганнан соң) өч ел узгач файдалана ала. Ә инде торак сатып алу яки төзүгә алынган кредитлар түләү өчен «Ана капиталы»ннан балага өч яшь тулганчы ук куллану мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев