Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кариледә яшәүче актив хәбәрчебез Чулпан Габделганиеваның бүген туган көне

Күпсанлы газета укучыларыбыз исеменнән Чулпанны гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез!

Иҗат чишмәң саекмасың, спортта ирешкән уңышларың дәвамлы булсын! Гел тирә-юньдәгеләреңә яктылык, рухи көч өстәп, райондашларыбызны сокландырып яшә, иҗат ит, Чулпан!
Иң изге теләкләр белән, "Хезмәт"леләр.
Ә хәзер сезнең игътибарга Чулпанның берничә шигырен тәкъдим итәбез.
Аккошлар
Танышларым эзләп, юлга чыктым,
Күл буйларын кат-кат әйләндем.
Күренмәде көткән пар аккошлар-
Мин аларны һаман күзләдем.
Ник кайтмыйсыз, кемгә рәнҗедегез,
Кемнәр куды сезне бу күлдән?
Сагышлана сезсез камышлы күл,
Моң-зар тама кебек һәр гөлдән.
Кайтыгызчы, зинһар, аккошларым,
Ямьнәр өстәп тирә-юньнәргә.
Күңел көтә һаман, иртә таңнан
Сезне эзләп киләм күлләргә.
Тау чишмәсе
Тау чишмәсе ага челтер-челтер,
Никтер моңлы бүген тавышы.
Иртә таңнан торып су алырга
Килмәгәнме әллә танышы?
Әллә берәр әрсез күңеллесе
Әрнеткәнме аның пакъ җанын?
Әллә таныш түгел юлчы килеп,
Бүлдергәнме аның таң җырын?
Ни булса да, булган: чишмә бүген
Үтә моңлы, үтә сагышлы...
Бу моңнарны йөрәк тоймый калмас,
Тыңлап бакчы аның тавышын.
Гел куанып яшим җирдә
Каршымда гомер юлы:
Алда биек киртәләр.
Барысын җиңеп барыр өчен
Көч бирегез, иртәләр.
Каерылмасын канатларым,
Өмет хисе сүнмәсен.
Сабыр, җиңелмәс булырга
Көч бирегез, тауларым.
Көч бир миңа, туган ягым,
Көч бирегез, каеннар.
Язмыш алдында сыгылмый
Яшәүләрнең яме бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250