Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кич белән балаларыбызны контрольдә тотсак иде

Татарстан һәм Чувашстан чигендә табылган 9 яшьлек малайның бүгенге халәтен яхшы дип әйтеп була. Әтисе исерек булу сәбәпле әбисенә чыгып китеп, буранда адашкан бала ярымһушсыз хәлдә табылып, аның аяклары бик зур зыян күргән дигән хәбәрләрне массакүләм мәгълүмат чаралары берничә көн сөйләде. Аякларын кисү куркынычы да янаган иде. Тик Аллаһыга шөкер...

Яшел Үзәндә яшәүче бу баланың әтисе административ җаваплылыкка тартыла һәм балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекциягә учетта куела.

Шушы хәлләрдән чыгып әти-әниләрне тагын бер кат кисәтәсе килә, мәктәптә белем алучы егет-кызларны кичке сәгать 10нан соң урамга чыгарырга, караучысыз калдырырга ярамый. Үзе генә бу сәгатьләрдән соң урамда булган балаларның әти-әниләренә штрафлар салына. Сакланганны саклармын дигән Аллаһы Тәгалә дә, шуны онытмасак, балаларыбызга игътибарлы булсак иде.
Фото: infourok.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250