Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кирәкми безгә сугыш!

Урамда яз…Түбәләрдән тып-тып итеп тамчы тама, бар җиһанда яз исе.. Аяз күк йөзендә зәңгәр болытлар йөзә. Күгебез аяз, тирә- ягыбызда шат авазлар тавышы ишетелә. Бу шатлык хисләрен безгә - хәзерге буын балаларына, хөрмәтле ветеран бабаларыбыз бүләк итте.

Яз белән Бөек Җиңүнен 70 еллык бәйрәме дә якынлаша. Ветераннарыбызның сафы сирәгәйгәннән сирәгәя бара. Шул чорларның утлы хәтирәләрен, безнең тарафтан, истәлекләрен барлау, туплау киләчәк буынга тарихи чыганак булып тора.
Классыбызда бабалары сугышта булып та, исән калганнары бик сирәк. Сыйныф җитәкчебез Фәридә Раифовна классташыбыз Инсафның бабасы Ахмадуллин Габделхәй абыйга кунакка барабыз дигәч, без барыбыз да бик сөендек.
Өйнең түрендә 90 яше тулуга карамастан, ягымлы йөзле, ачык карашлы Габделхәй абый, үз оныклары диярсен, җылы каршы алды. Рафис абый, Рәсимә апа тәрбиясендә яшәүче бабай, кызганычка каршы, үз күргәннәрен безгә үзе бәян итә алмады. Рәхмәт улына, әтисенең истәлекләрен түкми-чәчми сөйләп, безне дә шул чорларга алып керде.
Смәел авылында, гаиләдә 4 нче бала булып дөньяга килгән, балачагы безнекеннән күпкә аерыла шул аның. Яз көне кара балчыклы кырдан черек бәрәңгене бата-чума пычрактан җыеп йөргән малайга, алабута белән бутап пешерелгән ипидән дә тәмле ризык булмаган. Ә менә матур яшьлегенен гүзәл мизгелләре Бөек Ватан сугышына туры килгән ветеранның, Курск дугасында үтә. 19 яшендә бер аяксыз калып, инвалид булып кайткан әтисе хакында сөйләгәндә, бар кешенең күзендә яшь тамчылары ялтырады.
Рафис абый сөйли дә сөйли…Ә без, авызыбызны ачып, шушы олы йөрәкле, нык ихтияр көченә ия булган Габделхәй абыйга сокланып туя алмыйбыз. 1 аяксыз килеш тә, үзендә яшәргә көч таба алган ветеран бүгенге көндә бик күпләргә үрнәк кеше. Аның кулы иҗат иткән сандыклар, талчыбыктан ургән урындыкларын күреп, таң калдык. Бабасының гармунда уйнау сәләте, оныгы Инсафка да күчкән. Ул уйнады, ә без матур җырларыбызны башкардык, үз кулларыбыз белән ясаган открыткалар бүләк иттек.
Сугыш…Ачы афәтле, дәхшәтле еллар кайтаваз гына булып калсын иде. Без - тынычлык балалары, сезгә дәшәбез: «Кирәкми безгә сугыш, без тынычлык яклы!»
Ихтирам белән Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе, 4Б сыйныф укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250