Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күктә кояш, җирдә җыр-моң

Зәңгәр күктә кояш балкый, әкрен генә исеп торган җиле дә гүя аларны сәламли. Салавыч авылы Сабантуй мәйданы, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән районыбыз кунакларын каршылый.

Салавыч мәдәният йорты директоры Фирая Җиһаншина, район мәдәният бүлегеннән Айзат Шәйхелмәрданов җитәкчелегендәге һәвәскәр артистлар, бәйрәмне алып баручы мәгариф ветераныбыз Җәмилә Сибгатуллина фестиваль кунакларына көне буена җитәрлек дәрт биреп торалар. Салавычтан 5 бала анасы Миләүшә Закирова, Биктәштән Дмитрий Алексеев, Балтачтан Римма Гарәпшина, Әлфия Фәйзрахманова, Карина Корбанова, Айсылу Әсәдуллина матур җырлары белән таң калдырсалар, «Созвездие-Йолдызлык» конкурсы лауреаты Айгөл Шакирҗанова дәртле биюләре белән тамашачыларны да үзенә ияреп биергә мәҗбүр итә. Нөнәгәрдән Наил Фәсыйхов күңелләрне кузгатып гармун сыздыра.

Универсиада алдыннан шундый зур Сабантуй оештырылуы үзе бер үзенчәлеккә ия. Әнә бәйрәмгә килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев, якташыбыз - республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов үз чыгышларында бәйрәмнән алган уй-кичерешләреннән дулкынлануларын яшереп кала алмадылар. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Рамазан Фәрзиев чыгышы да күзләрне дымландыра. Ул коляскалы кызларыбыз Чепьядан Гөлназга, Нормадан 4 китап авторы яшь шагыйрә Чулпанга соклану хисләрен җиткерде, алар-ны үрнәк итеп куйды. Гөлназны әни булуы белән дә котлады. Аның бу адымын чын батырлыкка тиңләде.


Рәзинә Төхвәтуллина сәхнәгә үз шигырьләрен бәян итә, үзе язган җырларын башкара. Урта Көшкәттән бер хатын чиләк төбен шакылдатып үзе чыгарган көйгә удмурт халык җырларын башкарганда бөтен мәйдан хәрәкәтләнеп ала. Аңа Кече Лызидан музыкаль Галина Петрова гаиләсе кушыла. Спорт уеннары әнә шулай җырлы-моңлы тамаша белән үрелеп бара. Кул көрәштерәләр, гер күтәрәләр, таяк һәм аркан тарталар, шашка-шахмат уйныйлар, шәхси эшмәкәр Асия Закирова әзерләгән тәм-том белән чәйдән авыз итәләр. Җиңүчеләр билгеләнеп, аларга бүләкләр дә тапшырыла.

Гер күтәрүдә Смәелдән Гөлзидә Һадиева, Кунырдан Марс Сәләхетдинов, таяк тартуда Балтачтан Ева Александрова һәм Илдус Рәхмәтуллин җиңү яулады. Шашка-шахмат буенча иң оста уенчылар булып Смәелдән Гарифҗан Галиев, Илдар Гарифов, Бөрбаштан Фәнзилә Гайфетдинова таныла. Йөгерештә Салавыч Сәрдегәненнән Ләйсән Шәрәфетдинова, Биктәштән Айзилә Апанова, Килидән Искәндәр Хафизов, Кунырдан Хәлил Идрисов иң җитезләр икән. Кул көрәштерүдә исә иң көчле беләклеләр булып Кече Лызидан Петр Байтуганов, Соснадан Таһир Гарипов, Кече Лызидан Лариса Михайлова, Кунырдан Гөлназ Гафиуллина, Субаштан Илназ Әсхадуллин, Салавычтан Рамил Мөхәммәтгалиев, Кенәдән Гөлназ Сабитова, Балтачтан Рәзинә Төхвәтуллина, Нөнәгәрдән Зөлфия Сәйдашева таныла.


Сабантуйны йомгаклап, «Наз» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева шәхси эшмәкәрләр Асия Закировага, Раушания Хәйруллинага, бәйрәмне оештыручыларга олы рәхмәтен җиткерә. Оештыручылар зур саваплы хезмәт куйган булса, ә анда бәйрәм итүчеләр рәхәтләнеп ял итте бу көнне.
Рәсемдә: Чулпан Габделганиева район инвалидлар җәмгыяте рәисе Рамазан Фәрзиевка китабын тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250