Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Комиссия эшчәнлеге

Районда хакимият башлыгының карары белән 2010нчы елның 6нчы сентябрендә оешкан «Балтач муниципаль район җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләренең тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтларын җайга салу» буенча комиссия эшләп килә. Узган ел район башлыгының махсус карары белән бу комиссиягә район ветераннар советы һәм профсоюз оешмаларының координацион советы рәисләре, район җәмәгать...

2011нче елда әлеге комиссия тарафыннан 4 утырыш үткәрелгән. Керемнәр, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләренең тулы булмавы сәбәпле, 2 муниципаль хезмәткәр үзләренә куелган таләпләрне үтәмәгән дип табылган. 23 муниципаль хезмәткәрнең төп хезмәт Вазыйфаларыннан тыш, башка түләүле эш белән шөгыльләнүләре ачыкланган. Аларның вакытлыча сайлау комиссияләрендә эшләүләре муниципаль хезмәткәрләрдә мәнфәгатьләр конфликты китереп чыгармый дип табылган. Шулай да узган ел хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәмәгән өчен 3 муниципаль хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
Соңгы айларда комиссия тарафыннан 5 материал каралды. Керемнәр турындагы белешмәләр тапшыру таләбен 1 муниципаль хезмәткәр үтәмәгән дип табылды. Комиссия тарафыннан аңа килеп туган очракны чишү өчен 1 ай вакыт бирелде һәм ул юридик затларны теркәү органнарыннан комиссия оешмасының оештыручылар исемлегеннән чыгуы турында белешмә алып килде. Шулай ук юридик затларны теркәү органнарына таләп җибәрелеп, соңгы вакытта эшкә алынган 4 муниципаль хезмәткәрнең коммерция оешмаларында оештыручы булып тору-тормаулары да тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250