Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәңгелек батырлык!

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, кадерле райондашлар!

Туган илебезгә янә Җиңү бәйрәме килде. Халкыбыз аяз күк йөзендә балкыган тынычлык кояшына куанып, имин дөньяларга шөкер итеп, Гитлер армиясен тар-мар итүгә 67 ел тулуны бәйрәм итә. Яшен тизлегедәй башланган сугыш илебезгә күпме кара кайгы, афәт, онытылмаслык газаплы хатирәләр алып килгән. Күпме Ватанның уллары, зифа кызлары газиз җирләрен илбасарлардан саклаганда һәлак булган. Тылдагыларның җаны хәсрәт утында янган, күзләрендә ачы яшьләр кипмәгән. Ничек кенә авыр булмасын, тылда калган олысы-кечесе ил азатлыгы өчен сәламәтлеген кызганмаган, бар булган мөмкинлеген, көчен-куәтен фронтка багышлаган. Ачлы-туклы яшәп тормышын алып барган, басу-кырларда, завод-фабрикаларда көн-төн эшләгән, Совет армиясен азык-төлек, кием-салым, сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин иткән, вакыт табып, фронтовикларга җылы оекбашка кадәр бәйләгән.
Еллар узган саен утлы еллар шәүләсе артта кала бара. Әмма ил өстенә ябырылган сугыш пәрдәсе, газаплы кичерешләр гасырлар авазына әверелеп, буыннардан-буыннарга күчә, ватандашларның тиңдәшсез батырлыклары күңелдән китми, исемнәре онытылмый. Кечкенә генә Балтачыбыз Ватанга алты Советлар Союзы Герое бирде. Меңләгән райондашларыбыз сугышчан орден һәм медальләргә лаек булды. Алар һәммәсе дә районыбызга горурлык өстәүче легендар батырлар. Кызганыч, 5981 райондашыбыз туган ягына әйләнеп кайта алмады, чит җирләрдә, дошман ядрәсе яңгыры астында, мәңгелеккә ятып калды. Югыйсә, 11 мең 210 райондашыбыз солдат шинеле кигән иде бит. Исән-сау калганнарының да меңәрләгәне сугыш яраларыннан савыга алмыйча, тыныч тормышның рәхәтен дә күрмичә арабыздан китте. Шунысы кызганыч, елдан-ел сафларыгыз сирәгәя бит, хөрмәтле ветераннар. Илгә патриотик рухлы яшьләр тәрбияләп үстерер, тормыш тәҗрибәгездән чыгып тупланган акыллы фикерләрегезне, төпле киңәшләрегезне ишетер өчен бик тә кирәк бит әле сез безгә!
Мөхтәрәм фронтовиклар, тыл батырлары! Рәхмәт сезгә, якты киләчәк бүләк иткәнегез өчен! Рәхмәт сезгә, җан тынычлыгы, имин көннәр, муллык-бәрәкәт биргәнегез өчен! Хәзерге буын бихисап корбаннар бәрабәренә яуланган Җиңүнең рәхәтен күреп яши. Моның шулай икәнлеген кешелек дөньясы мәңге онытмаячак! Сезнең батырлык мәңгелек!
Җиңү бәйрәме һәркайсыгызга шатлык-куаныч, бәхетле гомерләр, аяз көннәр алып килсен. Күңелләрегез беркайчан да төшенкелеккә бирелмәсен, дәүләтебезнең игелеген күреп, балаларыгыз, оныкларыгызның рәхим-шәфкатенә кинәнеп, әйләнә-тирәдәгеләрнең ягымлы карашын тоеп, мәңге рәхәт яшәгез! Кырыгынчы еллар кайтавазы һичкайчан кабатланмасын, исән-имин яшик! Янәдән Җиңү бәйрәме белән сезне, кадерле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250