Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Муса Җәлил премиясенә 30 яше тулмаган яшь талантлар ия була

ТР Министрлар Кабинеты Муса Җәлил исемендәге премиягә ия булучылар исемлеген игълан итте. Алар ТР Хөкүмәтенең 544 нче карарында хәбәр ителә.

2014-2015 елларда конкункурс нәтиҗәләре буенча бу премиягә, милли тәрбиягә өлеш керткән өчен "Идел" яшьләр үзәге, фармацевтик химия һәм медицина өлкәсендә инновацион эшләнмәләр өчен Казан Дәүләт медицина университеты аспиранты Александр Буховец, "Алтын Казан" мюзиклын язган һәм ТР мәдәниятына зур өлеш керткән яшь композитор Эльмир Низамов, татар әдәбиятенә керткән өлеше өчен язучы-прозаик Рөстәм Галиуллин, "Болан кызы" шигырьләр җыентыгы һәм яшьләр арасында иҗтимагый-агарту эшчәнлеге өчен шагыйрә Луиза Шарова (Луиза Янсуар) лаек дип табылган.

Искәртеп узабыз: премия 30 яше тулмаган шәхесләргә, хезмәтен бәяләп, ике елга бер тапкыр бирелә. 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторлар исә сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия, яшьләр эшмәкәрлеге, яшьләр программалары өлкәсендә шәхси өлеш керткән өчен М.Җәлил премиясенә ия булырга мөмкин.

Әлеге мәртәбәле премиянең күләме - 100 мең сум, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Фото: http://www.kzn.ru/news/46868

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X