Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Музейлы... мәктәп

Улисьял авылында элек башлангыч мәктәп кенә була. Ә 1991 елдан яңа бина төзелеп, мәктәп-балалар бакчасы буларак эшли башлый.

Авылның нәкъ уртасында урнашкан бина чын әкият дөньясын хәтерләтә. Тирәягындагы алмагач мул уңыштан сыгылып утыра, янәшәдәге уен мәйданчыгы да биредә тырыш хуҗалар эшләве турында сөйли. Ә менә яшелчә, чәчәк бакчасы үзе бер могҗиза. Урта мәктәпләрнеке кадәр территориядә яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге, дистәләрчә төрдәге чәчәк үстерә укытучы-тәрбиячеләр. Мондагы тәртип, матурлык....
Бина эченә үтсәң дә шул ук пөхтәлек, чисталык, тик инде төзелгәннән бирле капиталь ремонт күрмәгән бина шактый тузарга өлгергән.
- Без үз көчебез белән ел саен косметик ремонт ясыйбыз. Инде шактый тузган бинаның кимчелекләрен алар гына бетерә алмый. Мәктәпләргә 30 елдан соң ясала торган ремонтны гына өметләнеп көтсәк инде, анысына да 7 ел вакыт бар бит әле. Канализация, түбә, тәрәзәләр дә кичекмәстән ремонт сорый, - диләр укытучылар.
Балалар бакчасы янындагы идәннәр дә елдан-ел аска китә, стеналарда да ярыклар барлыкка килгән. Бу, әлбәттә, укытучылар көче белән генә ремонтлана торган эшләр түгел.
Ә уку мәсьәләсенә килгәндә бернинди каршылыклар юк диләр.
- Мәктәптә - 15, балалар бакчасына йөрүче 17 балабыз бар. Быел 1нче сыйныфка 6 бала кабул итәбез. 5нче сыйныфка Чепьяга 4 балабыз китте. Туган телдән тыш, рус, татар, инглиз телләре укытыла. Мари теле буенча дәреслекләрне, укытучыларга методик кулланмаларны Мари Иле Республикасыннан кайтартабыз. Алар белән элемтәбез бик нык, - диләр.
Без килгән көнне укытучылар Татьяна Соловьева, Ольга Иванова, Татьяна Анеева, Людмила Кузьминалар яңа уку елына соңгы әзерлекләр белән мәш киләләр иде.
Комплекс директоры Татьяна Кузьмина документлар белән район үзәгенә киткән. Биредәге тәртип, җылы атмосферадан тыш, игътибарыбызны мәктәп базасында эшләп килүче музей җәлеп итте. Башлангыч мәктәп кенә булса да, үз музейлары бар. Мари халкының яшәешен, мәдәниятен чагылдыручы бу музей балалар өчен үзе тере тарих.
- Мәктәп ачылганнан бирле эшли инде ул. Аның белән директорыбыз Татьяна Кузьмина җитәкчелек итә. Балалар кече яшьтән үк тарих белән танышып үсә, - ди мөгаллимнәр.
Охшаш материаллар:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250