Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Норма авылы "Яшьтәшләр" клубында "Үтә еллар, ага сулар" дип исемләнгән кичә булып узды.

19нчы февральдә Норма авыл китапханәсендә "Яшьтәшләр" клубы өлкәннәре белән "Үтә еллар, ага сулар" дип исемләнгән кичә булып узды.

Өлкәннәр иң элек китапханәгә кайткан яңа китаплар белән һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Дәһшәтле еллар кайтавазы" исеме астында күргәзмә белән танышты. Аннары бу клубка яңа староста сайланып куелды. Ул урынга Асия Шәрипова билгеләнде.
Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Клуб эшчәнлеге буенча фикер алышулар, өлкәннәрнең яшьлектәге җырларына күмелеп бик җанлы барды. Очрашуны тагын да үтемлерәк итү өчен Физәлия Дәүләтгәрәеваның "Гомеремне сезгә багышладым" дип исемләнгән бер ир-егет язмышы хикәясе тәкъдим ителде. Гаиләдәге үзара мөнәсәбәт, балалар тәрбияләү мәсьәләсе, әти-әнигә кадер-хөрмәт кебек мөһим темалар турында да фикер алышулар булды.
Бирегә җыелган аналарны һәм әбиләрне бүгенге көн балалары белән элеккеләре арасындагы аермалык, өлкәннәргә карата хөрмәтнең елдан-ел кими баруы борчый икән. Шунда клубның яңа старостасы Асия апа: "Әйе, бүгенге әти-әнинең үз баласына вакыты юк, кайсысына карама бер кулында телефон, я телевизорга багыналар, ә баласы белән шөгыльләнергә, сөйләшергә вакыт таба алмыйлар", - диде. Зилирә ханым да: "Чыннан да, бала тәрбияләү дәү әниләргә генә калып бара бугай шул", - дип куәтләп куйды.
Аларга җавап итеп гомерен балалар укытуга багышлаган Мансура, Разия, Зөлхәбирә, Люция апалар: "Бүгенге көндә без - балаларыбызның кадерле әниләре, оныкларыбызның сөекле дәү әниләре, аларның кадер-хөрмәтенә төренеп, һәр туар көнгә шөкер итеп яшибез. Илдә сугышлар гына булмасын!" - дип үзләренең сугыш елларындагы тормышлары, бала чаклары турында искә алдылар.
"Барыбер тырыштык, тырмаштык, алга бардык. "Барсы да фронт өчен, барсы да Җиңү өчен!" дигән девиз астында бүгенге көннең тынычлыгы өчен яшәдек, эшләдек", - диделәр алар. Яшьлек мәхәббәтләрен, кадерле истәлекләрен, кызыклы вакыйгаларны искә алып гапләшеп, җырлашып утырдылар. Бәйрәмдә иң өлкән акъәби Зөлхәбирә апаның үзгә бер матур тавыш белән "Яшь наратлар", Зилирә апаның "Яшь гомер бер узгач", ә гармунчы Мәдинә апаның "Мәтрүшкәләр" җырын башкаруы тагын да бер дулкынландыргыч ямь бирде.
"Яшьтәшләр"ебез мәдәният йорты сәхнәсен дер селкетеп, татар, чабата биюләрен рәхәтләнеп биеп, истәлеккә фотоларга төшеп, чын бәйрәм рухы белән таралыштылар.
Лилия Шәйхетдинова,
Норма авылы китапханәсе мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250