Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нур сибүче кояшым

Гомернең чәчәк кебек вакытлары үтеп тә киткән... Күпме яшьлек елларының җуелмас хатирәләре, матур, гүзәл көннәре күңелгә уелып калган. 55 яшьлек тә ишек каккан.

Тормыш сукмакларын кыю адымнар белән атлаган, янәшәдәге кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел һәм гадел була белгән шәхесне кем генә хөрмәт итми икән? Рәмзия апа Гарипова да шундый сыйфатларга ия шәхес. Бакчалар гөлчәчәккә күмелгән, күзләрне иркәләгән, җаннарны сөендергән ямьле җәйдә Мәлик абый белән Марзия апаның беренче балалары булып дөньяга килә ул. Рәмзия апа әнисе кебек укытучы һөнәрен якын итә. Авырлыкларга сабыр итеп, киләчәккә матур хыяллар, ак өметләр баглап яшәргә ярата ул. Тормышында авырлыклар юк түгел, әмма ул беркайчан да сыгылып төшми. Аның күңеле һаман яңалыкка омтыла. Нинди генә эшкә алынса да, яңалык кертергә тырыша. Бары шундый кеше генә эштә уңышка ирешә ала. Шуңа да Рәмзия ханым фән дөньясы ишекләрен киң ачты. Ә бит балаларда фәнгә карата кызыксыну, мәхәббәт уяту һәркемнең хәленнән килми. Чын мөгаллимә булу өчен бик көчле сәләт кирәк. Өстәвенә, белем бирү белән беррәттән, мөгаллимәнең чын психолог булуы да мөһим. Укытучым, киләчәк тормышыгыз матур, сәламәтлегегез нык, барыр юлларыгыз сикәлтәсез булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250