Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нурзидә чишмәсендә чит ил кунаклары(+фото, видео)

30нчы июль көнне Балтач районы Борбаш Сәрдегәне авылында бик матур Чишмә бәйрәме узды.

Чишмәне  төзекләндерүчеләр  газиз әниләре  истәлегенә  “Нурзидә чишмәсе”  диеп исем биргәннәр.  Тирә-юньдә  киң аланлык. Аланның бер ягында дулкынланып бодай басуы тирбәлә. Икенче ягында эссе кояштан саклану өчен каенлык. Көн дә бик матур иде. Әле ялтырап кояш чыга, әле эсседән саклыйм дигәндәй болыт килеп чыга да беразга гына кояшны каплап тора. Ул арада жиләс жил исеп утә. Бәйрәмне бер туган Хөсәеновлар үткәрде. Спонсорлар да табылды. Кемдер акчалата ярдәм итсә, икенчеләр башка кирәк-яраклар бирде. Авыл халкы да зур ярдәм күрсәтте. Бер атна алдан күңелле итеп, җигүле атлар әрәпә жыелды. Бәйрәмгә кунаклар да бик күп килде. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт, район башкарма комитетыннан Гайнетдинов Илхам Фидаил улы, Татарстан диния нэзарәтеннән кунаклар кайттылар.

Бөтендөнья Татар конгрессының Казан булеге рәисе  Фәрит Фәиз улы һәм аның  урынбасары Галләметдинова Рәмзия Дәүләт кызы үзләре  белән АКШтан кайткан Гөльнара Гәрәеваны, Израильдән-Гүзәль Гельфонд һәм Киргизиядән- Ахметжанов Эльмира һәм аның тормыш иптәше Мөхәммәтне дән алып кайттылар. Алар Бөтендонья татар конгрессының VIII-нче  съездына  делегат булып кайттылар, һәм шундый матур  Чишмә бәйрәмен дә  дә катнашуларына  бик рәхмәтле  булып киттеләр. Чит илләрдә сибелеп яшәгән  милләттәшләребез  бу көнне узләрен икеләтә бәхетле итеп тойдылар. Бзйрзмдз балалар белзн бергә өлкәннәр дә кунел ачтылар, уйнадылар, биеделәр. Бәйрәм бик кунелле булды. Бәйрәмне оештыруда катнашкан һәркемгэ зур рәхмәт. Конгресс кунаклары артистлар белән бергә “Туган тел” җырлап таралыштылар.

Авылларда шундый туган җирне яратучылар булганда телебез дә, динебездә  сакланыр, иншаалла! Аларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез….

Чыганак: https://tatar-congress.org/yanalyklar/nurzide-chishmesende-chit-il-kunaklary/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев