Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Подполковник Галимуллин

Балтач полицейскийлары кая барсалар да сыната торган егетләр түгел инде. Универсиада вакытында да үзләрен күпләргә үрнәк итеп күрсәттеләр. Кайнар нокталарга җибәрелүчеләр дә гел макталып кайтты. Республикада үткәрелгән спорт ярышларында да үз группаларында берничә ел инде беренчелекне биргәннәре юк. Барган саен җиңеп кайталар. Молодцы. Һәм бу молодцы артында район эчке эшләр...

Хезмәт юлын Алабугадагы милиция мәктәбен тәмамлагач шушы ук шәһәрдә башлый ул. Монда 6 ел эшләгәч, Бөрбашта гомер итүче әти-әниләренә дә якын булыр дип Балтачка кайта. Менә 30 ел инде район эчке эшләр бүлегендә, 6 ел тикшерүче, калган чирек гасырын әйттек инде. Илдус Әхмәтҗанов белән башлаган иде, аннан Ринат Динмөхәммәтов белән эшләде һәм 1992нче елдан хезмәт юлын бер коллективта бергә узган коллегасы Равил Таҗетдинов кул астында эшли. Бүлектәге хезмәткәрләрнең ни дәрәҗәдә компетентлы булулары, үз эшләрен ни дәрәҗәдә белеп һәм һөнәри осталык күрсәтеп башкарулары, гомумән, шәхси составның эшчәнлегендә кимчелекләр булса да, иң элек аннан сорыйлар бит.
Әле бәйрәмнәре алдыннан да атна буе республикадан килгән тикшерүчеләр белән йөрде. «Хәзер балалар үсеп җиткәч, өйгә җай чыккач кына теләсә кайчан кайтулар үзен бик сиздерми. Яшь вакытларда хатыным ничек түзде икән», - дип зур хөрмәтен сиздерә җәмәгате Лилия хакында Фәрит. Лилия икенче номерлы балалар бакчасында инде озак еллардан бирле тәрбияче булып эшли. Тәҗрибәле, мактаулы хезмәткәр. Бергә тигез гомер итеп уллары Ирекне, кызлары Зиләне үстергәннәр. Ирек әтисе юлыннан китеп, юридик институтның 4нче курсында укый, Зилә дә югары уку йортында белем ала. Кич өйдә юк икән, Лилия Фәритнең кайда икәнен белеп тора инде. Спортзалда. Полицейскийлар үзләренең хәзерлекләрен яхшырталар, я тагын нинди булса ярышка әзерләнәләр. Ә Балтач полиция хезмәткәрләренең бармый калган ярышлары, баргач нинди дә булса приз алмыйча калганнары юк. Бүлек начальнигының шәхси состав белән эшләү буенча ярдәмчесенең башкарган эшләренең нәтиҗәсе күпмедер дәрәҗәдә шушында да чагыла инде.
Подполковник Галимуллин эшендә генә түгел, район халкы арасында да туры сүзле, гадел булуы белән танылган, абруйлы хезмәткәр.
Рәсемдә: Сабантуйның башыннан азагына кадәр иминлек сагында булган полицейскийлар бәйрәм беткәч җыелып фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250