Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбызда “Наша общая Победа – Безнең уртак Җиңү” социаль акциясе старт алды

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак.

Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган. Сугыш ветераннары һәр мизгелдә үлем белән янәшәдә булып, үз гомерләрен жәлләмичә, ут эчендә илебез бәйсезлеген һәм киләчәк буын өчен тыныч тормыш яулаганнар. Шуның өчен дә алар истәлеген кадерләп саклау - безнең изге бурычыбыз. Нәкъ менә шушы максаттан чыгып районыбызда "Наша общая Победа - Безнең уртак Җиңү" социаль акциясе старт алды. Акция кысаларында "Наз" үзәге каршында эшләп килүче Норма, Балтача мәктәпләре һәм Балтач гимназиясе волонтерлары сугыш һәм тыл ветераннарының истәлекләреннән торган видеоархив булдыру өстендә эшлиләр.
Волонтерларның ветераннар белән очрашуы - ул үтемле тарих дәресе. Алар күңелендә үз бабалары өчен горурлык көчәя. Яшүсмерләр үз иленең кадерен белергә, олы буын кешеләренә хөрмәт күрсәтергә өйрәнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250