Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабантуйда очрашыйк

Сабан туе - татар халкының борынгыдан килгән милли бәйрәме быел Балтачта 7 июньдә үткәрелә.

Шимбә көнне Сосна болынында үтәчәк район Сабан туе көндезге сәгать 10да башланып китәчәк.
Ачылу тантанасында бизәүле атлар, гармунчылар, йөзләгән үзешчән артистларыбыз катнашачак.
Әлбәттә, милли бәйрәмебезнең мавыктыргыч, иң кызыклы өлеше - татарча көрәш. Ул күптән килгән гадәт буенча балалар көрәше (40 кг. кадәр, 50 һәм 50 кг.нан югары) белән башланып китәчәк. Үсмерләр 60 һәм 60 килограммнан югары үлчәүдә бил алышачак.
Бабайлар көрәшен үткәрү дә күздә тотыла. Ир-егетләребез 65, 75, 85, 95 килограммга кадәр һәм 95 килограммнан югары үлчәүдә көч сынашачаклар. Соңыннан абсолют батыр ачыкланачак.
Милли бәйгебез программасына күп төрле ярышлар да кертелгән. Малайлар, егетләр, хатын-кызлар кул көрәштерәчәк.
Йөгереш, гер күтәрү, аркан һәм таяк тарту ярышлары да мавыктыргыч булыр дип уйлыйбыз. Туры һәм авыш баганага менү, турникта тартылу, «кәҗә»дә капчык белән сугышуда бик күпләр үзләрен күрсәтерләр. Сабан туебызның традицион ярышлары - капчык киеп, сулы чиләк, йомырка кабып йөгерүләр берсе дә онытылмаячак.
Атлар чабышыннан башка нинди Сабан туе ул, бәйрәмебезнең иң дәртле мизгеледер бу.
Бер җөмлә белән әйткәндә, бәйрәмегез күркәм булсын, җәмәгать, күңелләргә сихәт җыеп, рәхәтләнеп, дуслар, туган-тумачалар арасында күңелле ял итегез. Әмма шунысын да искәртик, бәйрәм дип йорт-хуҗалыкта саклык чаралары да онытылмасын иде. Ут-күздән саклану максатыннан, су запаслары әзерләнеп куелсын, янгын сүндерү җиһазлары да төзек булсын.
Тагын бер киңәшебез: транспорт хәрәкәте тәртибен саклау, машина хуҗаларыннан кабаланмыйча, әкрен тизлектә йөрү сорала. Сосна авылы ягыннан килгән автотранспортны кую урыны Балтач сөт-май комбинаты кырыенда, ә Балтач ягыннан килгән машиналар өчен - атлар чабыштыру мәйданы янында билгеләнгән.
Әгәр дә район үзәге халкы Сабан туе урынына җәяү чыгып керсә, моннан фәкать дәва һәм сәламәтлек кенә алачак.
Бәйрәм табыныгыз бай булсын, бәйгеләр күңелле үтсен!

Илфат Сәмигуллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250