Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салавычта үткән Җиңү бәйрәменнән фоторепортаж

8 май көнне авыл уртасында - Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәл янында тантаналы да, моңсу да чара үткәрелде.

Исән-сау булган 7 ветеранның да нибары берсе - иң өлкәне Миннебай абый Хамматов кына бу бәйрәмгә килергә көч тапкан. Тыл ветераннарының да сафы кими бара. "200дән артык кеше чакырган идек, болай булса, алга таба бу бәйрәмгә килергә кеше дә калмый түгелме?"- дип борчыла җирле үзидарә рәисе урынбасары Һидая Шакирҗанова.
Биредә катнашкан өлкәннәр исә күз яшьләрен тыя алмадылар, чөнки сугыш афәте кагылмаган, сугыш уты йөрәкләрен көйдермәгән бер генә гаилә дә юк. Ветераннарны балалар бакчасы, лицей коллективлары, "Татарстан" хуҗалыгы җитәкчесе Айнур Нотфуллин, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге мөдире Рөстәм Заһидуллин, җирле үзидарә рәисе Рәшит Насыйбуллин, лицей директоры Люция Закировалар котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250