Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Серләреңне ач, солдат

Солдат! Синең ни рәвешле һәлак булганыңны белмим. Син җир белән тигезләнгән окоп астында ятасың. Җир өстенә кемдер яфрак сибеп куйган шикелле.

Җир өсте яфрак белән тулган. Син дәшмисең, тын гына ята бирәсең. Әнә сипкелле бер кыз бала беренчеләрдән булып сине табып алган. Ул синең кем икәнлегеңне белергә тели. Кем син? Кайдан син? Аның сиңа сораулары бихисап күп. Ә син җавап бирмисең. Я, әйт, җавап бир, солдат! Синең исемең гимнастеркаңның кесәсендәге медальонга язылгандыр. Иртәме-соңмы без аны барыбер беләчәкбез. Һәм шулай булыр да. Кара син аны, медальонның өстәмә бите ничек яхшы сакланган. Кызганыч, чип-чиста. Ник бер язу булсын. Кайчан үзеңнең серләреңне безгә ачарсың икән син, билгесез солдат?


Күп кенә солдатлар үзләренең өстәмә битләрен тутырып тормаганнар. Янәсе, һәлак булачаксың. Ә кайберләре бөтенләй ташлаганнар. Их, белгән булсалар икән... Хәзер эзләнүләрне алып бару елдан-ел авырлаша. Вакыт машинасы туктап тормый. Һаман алга тәгәрәвен белә. Күп кенә урыннар су эчендә калган, таныш сукмакларга ерып чыга алмаслык булып үлән үскән. Ләкин әле эзтабарларның йөрәгенә мүк үсмәгән. Алар үзләренең эзләнүләрен дәвам итәләр. Димәк, әле барысы да бетмәгән, югалмаган. Ышаныгыз безгә, без сезне эзләп табарбыз. Укылмаган медальоннарны укыйсы, барылмаган экспедицияләргә барасы алда әле. Без сезнең яныгызга тагын әйләнеп кайтачакбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250