Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сезнең белән ямьле дөньялар

Сине ярты сүздән түгел, ә күз карашыннан ук аңлап, шатлык кайгыларны олы йөрәге аша үткәреп, каршылыклар туган чакта үзенең киң җилкәләре белән газизен яшерүче, гомер буе «балам» диеп яшәүче әниләр - мәңгелек тема.

Аш-суга осталыклары белән Татарстанга гына түгел, Рәсәйгә дә танылган Гөлфәния һәм Зөһрә ханымнар турында бүгенге сәхифәдә бәян итүебез юкка түгел. Чөнки ана исемен горур йөртүче әлеге әниләр хакында нинди генә җылы сүзләр язсаң да артык түгел.

Норма авылында яшәүче Зөһрә Кәримова белән Кариледән Гөлфәния Мәхмүтовалар ана булу бәхете белән бүләкләгән өчен язмышларына мең рәхмәтле. Гомер агышында авырлыкларны да, язмыш әзерләгән зур сына­уларны да горур үтеп, бәгырь җимешләрен тәрбияләп кеше итү өчен алар зур тырышлык куйган. Боларның төп сәбәбе, билгеле, ананың балага булган олы мәхәббәте, яратуы дияргә кирәк.

... Гөлфәния белән Зөһрә дус, тату гаиләләрдә дөньяга килеп, бер-береңә хөрмәт дигән төшенчәләрне гомер юлдашы иткән әти-әни үрнәгендә буй җитәләр. Киләчәктә үзләре дә шундый ук гаилә корып, матур һәм сау-сәламәт балалар үстерү белән хыялланып яшиләр. Хыяллар чынга аша. Зөһрә апа да, Гөлфәния апа да тормыш­ка чыгып, берсеннән-берсе матур, акыллы, тырыш ул һәм кызларга ак дөнья бүләк итәләр. Тормышлары матур, бәхетләре түгәрәк була апарның. Әмма 11 ел элек Гөлфәния апа, ә сигез ел элек Зөһрә апа пар канатсыз кала. Йокысыз төннәр, ялгызлык хисенең авырлыгы, сагыш-кайгыларның йөрәкләрне өшетүе... Ярый әле яннарында «әни» диеп өзелеп торучы балалары, «балам» диеп башыннан сыйпап, киңәшләре белән ярдәмгә килүче олы йөрәкле әниләре була. Ана, бала мәхәббәте дигән зур төшенчәнең тәэсире генә әлеге ханымнарга янәдән яшәр өчен көч, стимул бирә. Шөкер, бүгенге көннәре балалар уңышына сөенеп, хәләл көч белән төзегән тормышның бәрәкәтенә кинәнеп үтә. Пар канатсыз булсалар да, газизләренә җил-давыл тидерми, усаллардан яклап, тормыш­ка лаеклы ул-кызлар тәрбияләүче әлеге олуг затларны күпләргә үрнәк итеп куяр идем мин. ... «Аңлыйсыңмы? Безнең гомерләрнең,

Җитте матур чагы, рәхәт чагы...», диеп җырлый-җырлый Гөлфәния һәм Зөһрә апалар мәҗлес әзерлиләр. Хәния Фәрхинең әлеге җыры парлы тормышны чагылдырып, үткән гомер юлына нәтиҗә ясап, мәхәббәткә дан җырласа да, әлеге ханымнарга да бик туры килә кебек тоела миңа. Чөнки тормыш кануннарына хилафлык китерми, әни дигән бөек исемгә тап төшерми яшәүләре бәхетле булырга тулы мөмкинлек бирә. Ходай кушып, гомерләрегез-нең дәвамы да балалар һәм оныклар белән бергә-бергә бәхетле үтсен, һәрвакыт кадерле әни булып яшәргә язсын. Сез булганга гына дөнья ямьле, сезнең беләи без дә бәхетле, әниләр!

Рәсемдә: мәрхәмәтле газиз әниләр (сулдан уңга): Гөлфәния Мәхмүтова белән Зөһрә Кәримова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250